Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы өстәмә кыйммәт салымын арттыру канун өлгесен беренче укылышта кабул итте


Русия думасы
Русия думасы

Русия думасы өстәмә кыйммәт салымын (НДС) 2 процентка арттыру турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. 2019 елның 1 гыйнварыннан бу салым 18 процент урынына 20 процент булачак.

Канун өлгесен тикшерүгә ике сәгатьтән кимрәк вакыт китте. Русия финанс министры урынбасары Илья Трунин канун кабул итүне яклап “мөһим социаль тауарлар һәм хезмәтләргә бәяләр үзгәрешсез калачак” дип ышандырды. Думаның Бюджет һәм салымнар комитеты башлыгы Андрей Макаров салымны арттыруны “икътисадны күтәрүнең кеше кесәсенә сукмый торган ысулы” дип атады. Аның сүзләренчә, депутатлар салымны 2 процентка арттырмый, ә аны 2004 елгы дәрәҗәгә генә кайтара.

"Гадел Русия" фиркасе депутаты Валерий Гартунг канун өлгесенә каршы чыгып, салымны арттыру икътисади торгынлыкка һәм президент фәрманын, шул исәптән фәкыйрьлек дәрәҗәсен киметү йөкләмәсен үтәмәүгә китерәчәк диде.

Өстәмә кыйммәт салымын арттыру планы турында Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 14 июнь көнне хөкүмәт утырышында әйтте. Ике көннән канун өлгесе буларак ул Русия думасына кертелде.

XS
SM
MD
LG