Accessibility links

Кайнар хәбәр

Руслан Сәлимгәрәев БДИдан 400 балл җыйган


Мәскәүдә укучы Руслан Сәлимгәрәев урыс теле, математика, химия һәм биологиядән максималь балл җыя алган.

Мәскәүдәге 179-нчы мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы укучысы Руслан Сәлимгәрәев Бердәм дәүләт имтиханындагы 4 фәннән дә максималь балл җыеп барлыгы 400 балл алган. Ул имтиханны урыс теле, математика, химия һәм биологиядән тапшырган.

Рособрнадзор хәбәр иткәнчә, мондый очрак икенче тапкыр булган, 2013 елда Киров шәһәрендә дә чыгарылыш укучысы 400 балл җыйган булган.

Азатлык Руслан белән элемтәгә кереп карады, ләкин җавап ала алмады. РИА Новости агентлыгына биргән әңгәмәдә ул нәтиҗәләрне күргәч, башта ышанмавын, сайт эшләми дип уйлавын сөйләгән. Руслан Мәскәү дәүләт университетының биоинженерия һәм биоинформатика бүлегенә керергә җыена.

Быел Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 28 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итте. Аны 730 меңнән артык укучы тапшырган.

XS
SM
MD
LG