Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Обамка" белән танылган ширкәт "Сабантуй" тундырмасы да чыгара башлаган 


"Сабантуй" туңдырмасы
"Сабантуй" туңдырмасы

Чаллының "Обамка", "Бедный еврей" дип аталган туңдырмалар чыгаруы белән шаулап алган "Славица" ширкәте "Сабантуй" дип аталганын да чыгара башлады.

Кабында милли бизәкләр төшерелгән булса, туңдырмасы үзе Татарстан әләме төсләрендә кызыл, ак, яшел итеп ясалган. Туңдырма Сабантуй бәйрәменә багышлап чыгарыла.

"Славица" ширкәтенең Казандагы сәүдә урыннарының берсендә эшләүче сатучы яңа төр туңдырманың күптән түгел китерелә башлавын әйтте.

"Славица" ширкәте "Обамка" дип аталган, кара тәнле малай сурәте төшерелгән туңдырма чыгарып, шау-шу тудырган иде. Мондый туңдырманың чыгарылуын АКШның Русиядәге илчелеге "Соңгы вакытта Русиядә Америкага каршылык киң җәелде, бу хәл дискриминация һәм расизм рәвешен алганда бигрәк тә кызганыч", дип бәяләде. Шуңа да карамастан "Обамка" туңдырмасы әле дә сатыла.

Американың ул вакыттагы президенты исемендә һайп ясаган ширкәт алга таба милли теманы куллануны дәвам итеп, "Хохол" һәм "Бедный еврей" туңдырмалары чыгара башлады.

Фабриканың "Батыр" һәм "Чәк-чәк" дигән туңдырмалары да бар. Аның киоскларында да "Туңдырма" дип татарча язылган. Алай гына да түгел, бу киоскларда русча яки инглизчә язу элеп торуны кирәк дип тапмаганнар, бердәнбер язуы татар телендә.

XS
SM
MD
LG