Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородтагы Кече Ырбишча авылында татарлар зур-зур йортлар төзеп яши

Түбән Новгород өлкәсендә татарлар күпчелекне тәшкил иткән Кызыл Октябрь районында ике Ырбишча авылы бар. Олы Ырбишча һәм Кече Ырбишча авыллары янәшә урнашкан.

Сурәттәге Кече Ырбишча авылында 900 кеше яши. Халыкның күпчелеге Мәскәүдә эшли. Авылда тарихи мәчетне саклап калганнар. Аның янына зур итеп мөселманнарның яңа гыйбадәт йорты төзелгән.

Кече Ырбишчада тугыз еллык мәктәп тә эшли. Узган ел аны, балалар саны аз диеп япмакчылар иде, әмма, ата-аналар тырышлыгы белән мәктәп сакланып калды.

Кече Ырбишчаның тагын бер атамасы бар - Аҗа авыл. Җирле халык үз авылын шулай атый. Аҗа авыл атамасының килеп чыгышын Касыйм янындагы Азеево авылы белән бәйлиләр. Кече Ырбишчага шул авылдан килеп утырганнар дигән фараз бар.

Сергач якларындагы татарлар зур-зур йортлар төзеп яши. Башка татар авылларыннан аермалы буларак, йорт түбәләрендә һәр йортта балкон ясыйлар. Кайберәүләр бу гамәлне йорт ияләре өчен өй дип тә аңлата.
күбрәк күрсәт

XS
SM
MD
LG