Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы 21 яше тулмаганнарга хәмер сатуны тыюны хупламады


Русия думасы 21 яше тулмаган затларга исерткеч эчемлекләр сатуны тыю турында канун өлгесен беренче укылышта кире какты.

Документ исерткеч эчемлекләрне сатуны гына түгел, эчүне дә тыярга тиеш иде.

Канун өлгесе авторы, Федерация шурасы әгъзасы Антон Беляков әлеге инициативаны "18 яшьлек яшүсмер исерткеч эчемлек куллану мәсьәләсендә аңлы карар кабул итә алмый", дип аңлатты.

Русия хөкүмәте, Русия думасының Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты канун өлгесенә каршы чыкты. Алар әлеге канун өлгесе Сивиль кодекска һәм Конституциягә каршы килә дип саный.

XS
SM
MD
LG