Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Путин Кириенкога Русия каһарманы исеме биргән


Сергей Кириенко
Сергей Кириенко

Президент Владимир Путин ябык фәрман белән президент идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Кириенкога Русия каһарманы исеме биргән, дип яза "Коммерсантъ".

Басма язуынча, Кириенкодан тыш илнең иң югары исемен "Росатом" ширкәтенең тагын берничә хезмәткәре һәм саклану-сәнәгать комплексы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче вице-премьер Юрий Борисовка да бирелгән.

Мәгълүмат рәсми расланмаган. "Росатомда" да, Кремльдә дә җавап бирүдән баш тартканнар.

Басма чыганаклары Кириенкога әлеге исем атом өлкәсендәге эшчәнлеге һәм Путинның сайлау кампаниясендәге роле өчен бирелгән дип сөйләгән. Сергей Кириенко президент идарәсендә эчке сәясәт блогы җитәкчесе итеп 2016 елның сентябреннән эшли. Путинның сайлау кампаниясе өчен нәкъ менә ул җавап биргән диелә. 18 мартта Владимир Путин Русия президенты сайлавында иң күп тавыш җыеп, дүртенче тапкыр ил башлыгы булды.

Русия каһарманы исеме президент тарафыннан "каһарман батырлык эшләү белән бәйле дәүләт һәм халык алдындагы казанышлары өчен" бирелә. Русия каһарманына "Алтын Йолдыз" медале дә тагыла. Аның туган ягында президент фәрманы белән бакыр бюст куела.

XS
SM
MD
LG