Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабан күлендә күпләп балык үлгән


Кабан күлендә күпләп балык үлгән
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

Урта Кабан күле ярына күпләп үлгән балык чыккан. Бу тирәдә йөрүчеләр аларны агулаганнар дип шикләнә. Татарстан экология министрлыгы бу турыда дәшми.

Урта Кабан күле ярында үлгән балыкларга бу тирәдә яшәүчеләр һәм балыкчылар тап булган. Монда "Садовод" бакчачылык ширкәте урнашкан. Җирле халык үлгән балыкларны яр буеннан берәмләп җыеп, куаклыкларга ыргыта иде. Үлгән балыкларны күпчелеге кәрәс һәм сазаннар.

"Үлгән балыкларга 4-5 көн элек тап булдым. Алар бик күп. Агуланганнар дип уйлыйм", диде монда яшәүче Илья Гәрәев.

Кабан күле янында ишкәкле спорт объекты һәм "Нәфис груп" ширкәте урнашкан.

Татарстан экология министрлыгында бу проблемнан хәбәрдәр булып чыктылар. Аның вәкилләре якшәмбе суны анализга алган. Экологлар әлегә бернинди нәтиҗәләр дә билгеле түгел ди.

Казанда экологик проблемнарны киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга теләмиләр. Дөнья беренчелеге вакытында бары уңай хәбәрләр генә сөйләнә. Шуңа да бу мәсьәләне дәүләт структуралары яшерә килә.

XS
SM
MD
LG