Европа берлеге белдерүендә язылганча, мондый карарга 28-29 июньдә Европа шурасында Франция президенты Эммануэл Макрон һәм Германия канцлеры Ангела Меркел Мински килешүләренең үтәлешенә бәя биргәннән соң килгәннәр. Шура әлеге карарны бертавыштан кабул иткән.
Европа берлеге чикләүләре иң беренче тапкыр 2014 елның мартында Русия Кырымны аннексияләгәч кертелгән иде. Алар ярты ел саен озайтылып килә. Чикләүләрне шулай ук АКШ, Канада һәм башка дәүләтләр дә кертте.