Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым Дәүләт шурасы пенсия яшен арттыру кануны өлгесен хуплады


Кырым Дәүләт шурасы
Кырым Дәүләт шурасы

5 июль Кырым Дәүләт шурасының 61 депутаты чираттан тыш сессиядә пенсиягә чыгу яшен арттыру турында федераль канун өлгесен яклап тавыш бирде.

Кырым Дәүләт шурасында барлыгы 75 депутат. Дәүләт шурасы рәисе Виктор Константинов бу канун өлгесенең килеп чыгуының төп сәбәпләре арасында Русиядә демографик вазгыятьнең начар булуын, яшьләрнең 18 яшьтән түгел, ә 24-25 яшьтән эшли башлавы пенсия фондына түләүләрне киметкәнен белдерде. Шулай ук ул Русиядә 30 процент эшләүчәләр рәсми эшләмичә пенсия фондына акча түләми, ильдә хезмәткәрләр кытлыгы билгеләре күренә башлады диде.

Федераль канун өлгесенең концепциясен Кырым Дәүләт шурасы президиумы 29 июньдә хуплаган иде.

XS
SM
MD
LG