Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүзе бар – үзе юк, ул нәрсә?


8 июль Русиядә Гаилә бәйрәме билгеләнә. Түрәләр руханилар белән бергә бер-берен уздыра-уздыра гаилә кыйммәтләре турында авыз сулары корыганчы сөйли, ә чынбарлыкта бәхетле һәм үрнәк гаиләләр күпме икән?

Нинди матур бәйрәм барлыкка китерделәр бит: Гаилә һәм тугрылык көне. Торган саен купшырак итеп уздырган булалар үзен. Быел чемпионат уңаеннан кыланалармы дияр идең, Менделеевски, Мамадыш кебек районнарда яки Чаллы шәһәрендә Чемпионаты да юк – барыбер бәйрәм итәләр.

Районнарда бу бәйрәм 5-6 июльдә уза һәм бер калып нигезендә үткәрелә. Җирле үзешчәннәрдән концерт, балалар өчен уен мәйданчыклары, кул эшләреннән ярминкәләр, 25 ел бергә яшәгән парларга медальләр тапшыру... Казанда бәйрәм үз датасында – 8 июльдә үтәчәк. Воскресенское чиркәвендә Петр белән Феврониягә молебень укыячаклар...

Сүз уңаеннан, бу урында бәйрәмнең каян килеп чыгуын да искә алып узарга мөмкин.

Яшәгән ди, булган ди, Муром кнәзенең улы – Петр. Шул бик каты чирләп киткән ди. Кемнәр генә дәвалап карамаган – файдасы тимәгән.

Берзаман бу хикмәтле төш күргән. Имеш, караңгы авылда яшәп ятучы бер кыз моны үләннәр белән дәвалап терелткән икән.

Петр иртән торган да, атына атланган да, әһә-һә-һәй... Теге кызны эзләп чыгып та киткән. Рязаньнең бер авылында эзләп табып дәваланган һәм гашыйк булган. Болар гаилә корып, бик матур итеп гомер иткәннәр дә, 8нче июль көнне икәүләшеп үлеп тә киткәннәр. Менә шул көнне 2008 елда Гаилә һәм тугрылык көне дип игълан иттеләр.

Тукта-тукта әле, ә нигә 1228 елда үлгән Петр белән Февронияне 2008 елда гына изгеләштереп куйдылар дип сорар инде акыллы кеше бу урында. Ничә гасыр буе үзләрен беркем белмәгән, ә монда – буш урында өр-яңа бәйрәм!

Аннан соң, бездә бер “изге”дән туган Гашыйклар көне бар иде бит инде. Сугыш вакытында, ирләргә никах укып, “изге"гә әйләнгән Валентин турында әйтүем. Без аны бик яратып билгеләп үтә идек. Моннан 20 ел элек үк хәтта мәктәпләрдә дә бер матур чара итеп зурлап үткәрелә башлаган иде ул. Бәйрәм үзе әллә кайчан кереп китсә дә, асылы күптән түгел генә килеп җитте: ул бит һомосексуалист гашыйклар көне икән!

Халык әкияттән туйган бугай инде

Юк, безнең хакимият, бәлки, бу көнне бик зур теләк белән бәйрәм итәр иде дә, әмма гейлардан бала тумый шул. Ә илдә, үзегез беләсез, демографик кризис. Ана капиталы түли-түли, җир өләшә-өләшә бала таптыралар. Киләчәктә хезмәт итәрлек коллар кирәк. Ә коллар Валентин белән Иваннан тумый, Петр белән Феврониядән туа. Димәк, Петр белән Феврониягә дан җырларга кирәк! Традицион гаилә статусын күтәрергә кирәк. Моның өчен, теге гейларны оныттырырдай, яңа изгеләрне булдыру мөһим. Изгеләре дә табылгач, бәйрәме дә булгач, Казанда хәтта Благовещение чиркәвенең бер урынын Петр белән Феврониягә багышлап ясадылар. Чиркәүгә кергән һәр кешегә, тырышып-тырышып шул риваятьне сөйләп, гаилә һәм тугрылыкка пропаганда ясап чыгаралар. Әмма халык әкияттән туйган бугай инде. Оясында ни күрсә – очканында шул булыр дигәндәй, оядагы чынбарлык чиркәүдәге әкият белән чагышмый шул.

Менә Путинны алыйк. 2013 елда хатыны белән аерылышканын беләсездер инде. Хәер, бәлки, ишетми калучылар да булгандыр, чөнки аны бик зурдан кубып сөйләмәделәр, язмадылар. Ил башы гаиләсен таркатты һәм үзе бу турыда халык алдына чыгып үзәк телеканалдан игълан иткәч кенә дәүләт матбугат чаралары уянды. Бу бит сиңа Италия белән Франция башлыкларының мәхәббәт тарихлары сериалы түгел. Аларда гына ул кемнең кайда, кайчан, кем белән утырып ашавы, ятып йоклавы, нинди китап укуы, кайда җиләк-гөмбә җыеп йөрүе турында язалар. Ә безнең демократик илдә язып кара син!

2008 елда “Московский корреспондент” газеты Путинның хатынын монастырьга җибәрүе, Алина Кабаева белән артык җылы мөнәсәбәтләре барлыкка килүе турында язып караган иде инде. Нәрсә булды? Юк, мәхкәмәләр дә, цензура белән интектерүләр дә булмады үзе, газет гына шалт итеп ябылды. Аның хуҗасы чыгымнарын күтәрә алмавы турында игълан итте дә, вәссәлам. Кыскасы, ил башы гаиләсен таркатты һәм үзе бу турыда халык алдына чыгып игълан иткәч кенә дәүләт матбугат чаралары уянды. “Путин үз иленә, урыс халкына өйләнде, үзен шушы җиргә һәм халыкка багышлады”, дип шушы адымын хуплап язып та чыктылар. Мондый хәл Русиядә 1698 елдан бирле күзәтелмәгән, I-дән соң бу икенче очрак дип язучы булмады. Булдырган икән Путин, маладис.

Ник гаиләләрен яшерәләр? Күз тиюдән куркалармы?

Ярар, Путин Путин инде ул, бездән ераграк яши кебек. Ә Татарстан җитәкчеләре, түрә-министр, мэрлар турында без ни беләбез соң? Рөстәм Миңнехановның хатыны Гөлсинә ханым булуы, аның иреннән дә уздырып уңышлы бизнес алып баруы, көрәп-көрәп акча эшләве билгеле. Өлкән улларының фаҗигале рәвештә һәлак булуы, оныгының Франциядә үсүе дә мәгълүм. Тел тирәсендәге соңгы шаукымнар нәтиҗәсендә, кече улының элитар урыс мәктәбендә укуын һәм аларның җәдвәлендә татар теле дәресе булмавын да белдек. Шуның белән шул.

Шәймиевләренең дә гаилә тормышыннан хәбәрләр тамызып кына бирелә. Казан мэрының хатынын сайлауларда гына күрәбез бугай, Таһир Метшиннан кала калган балалары кайда укый, ни белән шөгыльләнә, татарча беләме, юкмы, әби-бабай янына кайтып йөриләрме – бихабәр. Васыйл Шәйхразиев республикада аталар комитетынмы, оешмасынмы булдырып йөрде, әти ролен күтәрергә кирәк дип борчыла. Аны ни хатыны, ни балалары белән күргән кеше сирәк. Ник яшерәләр? Күз тиюдән куркалармы, башка сәбәпме – аңламассың...

Узган ел Татарстанның ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева соңгы 20 елда гаилә коручылар санының 32 процентка кимүе турында әйткән иде. Гәрчә халык саны арту ягына таба барса да. Тагын бер сәер сан бар әле: шушы ук вакыт эчендә баланың әтисен ачыклау очраклары 146 процентка арткан. Моннан ике ел элек үк республикада һәр ике гаиләнең берсе аерылышуы турында сөйләп ах-вах килгәннәр иде, инде хәзер һәр дүрт гаиләнең өчесе аерылышу турында да сүз ишетелде.

Русиядә ел саен 14 меңләп хатын-кыз ирләре тарафыннан җәберләнеп үтерелә. Шуңа карамастан, гаиләдә кул күтәрү фактларын административ эш кенә итеп калдыру турында канун кабул иттеләр. Кыскасы, мондый темплар белән, тагын 15-20 елдан, Гаилә һәм тугрылык көне Сабантуйдан да зуррак масштабларда бәйрәм ителә башлаячак. Алып баручының бу бәйрәмне нинди сүзләр белән ачып җибәрәчәге дә күзалдына килә хәтта: “Бәйрәме бар – үзе юк, ул нәрсә, җәмәгать?!” дияр кебек...

Эльвира Фатыйхова
Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG