Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изге Болгар җыены 21 июльдә узачак


Болгар җыены (архив фотосы)
Болгар җыены (архив фотосы)

21 июльдә Татарстанның Спас районында Идел Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан мөселманнарның Изге Болгар җыены узачак.

"Тарихи бәйрәмдә ел саен Русиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән мөселман катнаша. Быел да тарихи Болгар җирендә узачак мөселманнар бәйрәмендә кунаклар күп булыр дип көтелә: IX татар ислам дине әһелләре форумы әгъзалары, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит ил вәкилләре, чит ил ислам югары уку йортларыннан галимнәр-хәнәфи мәзһәбе белгечләре чакырылды", диелә Татарстан мөфтияте хәбәрендә.

Җыенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы һәм Болгар ислам академиясе бинасында Ислам дине эшлеклеләре белән очрашуы көтелә. Очрашуда Русиядә ислам дине үсеше һәм дини белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләшү планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG