Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Кытай тауарларына күпмиллиардлаган өстәмә салымнар кертә


Дональд Трампның Кытайның югары технологияле тауарларына салым кертү турындагы карары
Дональд Трампның Кытайның югары технологияле тауарларына салым кертү турындагы карары

Америкага Кытайдан китерелүче кайбер тауарларга җомга көннән пошлина кертелә. Бу хакта  АКШ президенты Дональд Трамп хәбәр итте.

Бүгеннән сабан, ярымүткәргеч, комплектлау әйберләре кебек авыл хуҗалыгы һәм очкычлар төзелешендә кулланылучы, гомуми бәясе 34 миллиард доллар тәшкил иткән сәнәгать тауарларына 25 процент салым кертелә. Әгәр дә Кытай АКШ теләгән җавап чараларын күрмәсә, ике атнадан бу бәя 50 миллиард долларга әйләнергә мөмкин.

Трамп сүзләренчә, әлеге чаралар Пекинның Америка тауарларын Кытай базарына кертүдән баш тартуы өчен кабул ителгән. Бу шулай ук югары технологияле ширкәтләрне яклау өчен дә кирәк диелә. Чөнки аларга Кытай базарына чыгу өчен төп технологияләрне Кытай ширкәтләренә тапшыру шарты куелган.

Кытай җавап чарасы рәвешендә Америкадан кертелүче азык-төлеккә салым салырга уйлый.

34 миллиард доллар – Кытайдан АКШка булган экспорт күләменең бер процентыннан да азрак. Американың кайбер ширкәтләренә зыян салыну ихтималы булса да, Дональд Трамп бөтен Кытай экспортына салымнарны арттыру турында кисәтте.

Соңгы айларга АКШ берничә илдән, шул исәптән, Кытайдан, Европа берлегеннән һәм Русиядән кертелүче корыч һәм алюминийга пошлиналарны арттырды.

XS
SM
MD
LG