Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халыклары демократик конгрессы укыту планнарына республикаларның дәүләт телләрен кертүне таләп итә 


Русия халыклары демократик конгрессы оешкан беренче түгәрәк өстәл сөйләшүе, 21 май.
Русия халыклары демократик конгрессы оешкан беренче түгәрәк өстәл сөйләшүе, 21 май.

Русия халыклары демократик конгрессы туган телләрне һәм республикаларның дәүләт телләрен уку планының мәҗбүри өлешенә кертүне таләп итә. Үз таләпләрен һәм тәкъдимнәрен конгресс вәкилләре Русия думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никоновка юллады. Хатка тугыз таләп һәм тәкъдим кергән.

Демократик конгресс вәкилләре туган телләрне һәм республика телләрен уку планының ихтыяри өлешенә калдыру илнең констиуциясенә каршы килүен ассызыклый. Бу канун өлгесе кабул ителсә, илдәге федератив мөнәсәбәтләрнең нигезе какшый, үзәк һәм федерация субъектлары арасында вәкаләтләр бүленеше бөтенләй башкача булачак дип саный алар.

Демократик конгресс вәкилләре, аерым алганда, “Русия республикалары дәүләт телләре”н уку дисциплинасын Федераль дәүләт мәгариф стандартлары (ФДМС) уку планнарының инвариатив өлешендә беркетүне таләп итә. Шул ук вакытта дәүләт телләре исемлегенә рус теле кермәскә тиеш, чөнки ул болай да гомум федераль дәүләт теле буларак мәктәптә укытыла, моннан кала, рус телен туган тел буларак укыту да каралган. Активистлар шулай ук “туган тел” фәнен ФДМСның барлык уку планнарына да инвариатив өлешкә кертүне таләп итә.

“Федераль кануннар да, хәзер карала торган канун өлгесе дә туган телләрне саклап калу һәм үстерү зарур икәнен әйтә, чыннан да, күпмилләтле Русиядә бу иң әһәмиятле конституцион нормаларның берсе (РФ Конституциясенең 68 нче маддәсе), - диелгән Никоновка мөрәҗәгатьтә. - Шул ук вакытта бүгенге көндә “Туган тел” дисциплинасын ФДМСның бары дүртенче яки бишенче уку планын сайлап алучылар гына җитәрлек дәрәҗәдә укый ала. Беренче һәм икенче уку планында “туган тел” дисциплинасы булмавы, шулай ук урта һәм өлкән сыйныфлар өчен аның өченче уку планында булмавы туган телләрне саклауга һәм үстерүгә Конституция биргән хокукларны чикли, төрле уку планнарын сайлаган мәктәпләрнең укучыларын туган телләрне (шул исәптән рус телен дә) өйрәнүдә тигезсез шартларга куя", дип саный конгресс вәкилләре.

Моннан тыш, туган телләрне урта мәктәптә 9нчы сыйныфка кадәр генә укуга калдыручы пункт Конституциягә генә түгел, БМО Генераль ассамблеясы 1960 елның 14 декабрендә кабул иткән Мәгариф өлкәсендәге дискриминацияләргә каршы көрәш турындагы конвенциясенә дә каршы килә диелгән мөрәҗәгатьтә. Әлеге Конвенция белем бирүнең барлык баскычларында да белем алу теленә бәйле чикләүләр булмавына гарантия бирә. “Шуңа күрә бу пунктка “урта гомуми” дип өстәргә кирәк”, диелгән тәкъдим ителгән үзгәрешләрдә.

Болардан кала, Русия халыклары вәкилләре туган телләрне белүче, ике телне укытучылар әзерләүне яңадан торгызуны, кануннан “мәгариф системы бирә торган мөмкинлекләр кысаларында” дигән сүзләрне алып атуны, “туган тел” фәнен өйрәнү төркемнәре оештыру өчен балалар санына куелган нормативны 8-дән 5-кә калдыруны таләп итәләр. Шулай ук федераль, милли-төбәк һәм мәктәп компонентларыннан торган базис планын кире кайтаруны, федерация субъектларына милли-төбәк компонентының эчтәлеген үзләренә сайларга мөмкинлек бирүләрен, ягъни укыла торган фәннәрнең исемлеген, дәрәҗәсен һәм күләмен билгеләүне федерация субъектларының үз карамагына калдыруны таләп итәләр.

19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карый башлады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11-е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар өлгене тулыландырырга вәгъдә итә. Туган тел уку планының мәҗбүри өлешендә калачак диелә, ләкин ул федераль дәүләт стандартларының бер генә вариантында булачак.

XS
SM
MD
LG