Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр республикалар дәүләт телләрен һәм туган телләрне укыту мәсьәләсе турында фикер алышачак 


Алабуга мәктәбендә татар телен укытучы Рәмилә Әхмәтова, архив фотосы
Алабуга мәктәбендә татар телен укытучы Рәмилә Әхмәтова, архив фотосы

Казанда 11 июльдә "Русия мәгариф системында республикаларның дәүләт телләрен һәм туган телләрне укыту принциплары" фәнни-гамәли конференциясе узачак. Оештыручылар галимнәр фикерен тыңлар вакыт җитте ди.

Конференциянең төп оештыручысы – Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Хөсәен Фәезханов исемендәге милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге. Чарага татар телендә, башка республикалар телләрендә укытучы галимнәрне, педагогларны чакыралар. Сүз татар теле укытучылары турында гына түгел, ә республикалар телләрендә башка фәннәрне укытучылар хакында бара. Конференциянең максаты – ана телләренә бәйле вазгыятьтә галимнәр фикерен формалаштыру. Ризасызлык белдерү түгел, ә фәнни тәкъдимнәр булдыру ди оештыручылар.

Әлеге тәкъдимнәр 13 июльдә Русия президенты идарәсе каршындагы милли мөнәсәбәтләр шурасы утырышына да җибәреләчәк.

Конференциядә туган телләрдә укытуның дөнья тәҗрибәсе, билингуальлек темалары да күтәреләчәк диелә.

"Туган телләргә каршы канунга урын юк!" инициатив төркеме координаторларының берсе Айрат Фәйзрахманов Азатлыкка сөйләвенчә, татар милли мәгарифендә әйдәп баручылар булып лингвистлар гына түгел, ә гомумән, татар телендә укыта алырлык галимнәребез, хокук белгечләре дә булырга тиеш. "Сәяси шигарләр күтәреп чыгу да кирәк иде, ләкин хәзер галимнәр сүзен ишетер вакыт җитте", диде Фәйзрахманов.

Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карый башлаганнан соң милли республикаларда туган телләрне укыту белән бәйле киеренке вазгыять килеп туды. Җәмәгатьчелек тә, ата-аналар да, сәясәт белгечләре дә төрле шигарләр белән чыкты, түгәрәк өстәлләр уздырды, төрле мөрәҗәгатьләр кабул итте.

XS
SM
MD
LG