Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә Трампның Путиннан алдану мөмкинлегенә борчылу белдерәләр


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Германиядә күп кенә сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлекләре АКШ һәм Русия президентларының 16 июльдә Һелсинкида узачак очрашуы алдыннан борчылу белдерә.

Германия медиасы алман хөкүмәтенең трансатлантик сәясәт координаторы Петер Бейер сүзләрен китерә. Ул Финляндия башкаласында Владимир Путин белән Дональд Трампның куркыныч килешүгә ирешү мөмкинлеге турында әйтә.

Бейер сүзләренчә, Трампның күптән түгел Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын белән очрашуы аның Русия президентыннан алданырга мөмкинлеге турында борчылуга өстәмә бер сәбәп. “Ким әлегә вәгъдә генә бирә, ә Трамп инде бу саммитның узуын уңыш дип атады”, ди Бейер.

АКШ президентына ышаныч белән карамавын оппозициядәге Ирекле демократик фирка җитәкчесе Кристиан Линднер да белдерде. Ә Мюнхен иминлек конференциясе башлыгы Вольфһанг Ишингер Трамп белән Путинның очрашуы АКШ һәм аның беректәшләре арасында каршылыклар көчәергә мөмкин НАТО саммиты саммитыннан (11-12 июль) соң узуына игътибар юнәлтә.

Трамп инде күптәннән Германия һәм Европаның башка илләре НАТОны тиешенчә финансламый дит тәнкыйтьләп килә. Кичә Монтана штатында чыгыш ясап ул Германия канцлеры Ангела Меркел АКШтан Европаны саклауны сорый, шул ук вакытта Русия белән газ килешүләре төзи диде. Трамп шулай ук Путин белән очрашу кебек вакыйгаларга гомере буе әзерләнүен әйтте һәм Русия җитәкчесе бу сөйләшүдә АКШны отып чыга алмас дип өметләнүен белдерде.

XS
SM
MD
LG