Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә "Новичок"тан агуланган Дон Стёрджес үлгән


Дон Стёрджес һәм Чарли Роули йортын белгечләр тикшерә
Дон Стёрджес һәм Чарли Роули йортын белгечләр тикшерә

Англиянең Солсбери шәһәрендә 44 яшьлек Дон Стёрджес үлгән.

Солсберидан берничә чакрымдагы Эймсбери шәһәрендә яшәгән өч бала анасы хастаханәгә бер атна элек шимбә көнне китерелгән булган.

Стёрджесның үлеменнән соң полиция үтерү турында җинаять эше ачкан. Аның партнеры Чарли Роули хастаханәдә үлем хәлендә ята. Аларның икесе дә агулы матдәле әйбердән агуланган. Алар хастаханәгә китерелгәннән соң Британия хакимиятләре “Новичок”тан агулану турында белдерде.

Британия премьер-министры Тереза Мэй Дон Стёрджес туганнарының кайгысын уртаклашты

Стёрджес хастаханәгә 30 июньдә аңсыз хәлдә китерелде. Берничә сәгатьтән табиблар хастаханәгә Чарли Роулины да алып килде.
Узган шимбә көнне Британиянең Porton Down химия лабораториясе белгечләре аларның икесенең дә “Новичок" матдәсеннән агуланганлыгын раслады.

Русия күзләү хезмәтенең элекке хезмәткәре Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлия Солсберида март аенда шул ук матдәдән агуланган иде. Алар инде сәламәтләнеп хастаханәдән чыкты.

XS
SM
MD
LG