Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә "Brexit" министры вазифасыннан китте


Дэвид Дэвис

Британиянең Европа берлегеннән чыгу мәсьәләләре министры Дэвид Дэвис премьер Тереза Мэй сайлаган "йомшак Brexit" стратегиясе белән килешмичә  вазифасыннан китте.

Дэвистан тыш, аның урынбасары да вазифасыннан китте. Дэвис китү турындагы гаризасында "әлеге тенденция" Британиянең таможня берлегеннән һәм гомум базардан чыгу шанслары "кимегәннән кими", дип яза.

Дэвис әлеге карарны җомга хөкүмәт әгъзалары очрашуыннан соң кабул иткән. Утырышта Тереза Мэйның илне Европа берлеге белән интеграция дәрәҗәсен саклау курсын министрлар да хуплаган.

Элегрәк Тереза Мэй Британия хөкүмәте Брюссель белән сөйләшүләрдә Лондон позициясе турында рәсми документны тиздән чыгару турында белдерде. Медиа язуынча, премьер үзе белән килешмәгән министрларны вазифаларыннан алу турында кисәткән.

Кайберләре, әйтик, Мэйны тәнкыйтьләүче тышкы эшләр министры Борис Джонсон, үзләре теләп тә китәргә мөмкин, дип яза "Би-би-си".

2016 елның июнендә референдумда Британия сайлаучыларының күпчелеге Европа Берлегеннән чыгуны хуплап тавыш биргән иде. Парламенттагыларның күпчелеге Brexit дип аталган бу чыгуга каршы булса да, төп фиркаләр вәкилләре сайлаучыларның теләген тормышка ашырачакбыз, дип белдерделәр.

XS
SM
MD
LG