Япония көнбатышында 5 июль көнне башланган яңгырлардан соң су басулар һәм җир шуышу нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 104кә җиткән.
Japan Times язуынча, тагын 50гә якын кеше хәбәрсез югалган. Аларны эзләү эшләре алып барыла.
Япония хөкүмәте 19 префектурада (төбәктә) якынча 6 миллион кешене эвакуацияләү турында карар чыгарган. Кешеләрне коткару һәм табигать казасы нәтиҗәләрен бетерү эшендә 54 меңләп янгын сүндерүче, полиция хезмәткәре һәм коткаручы катнаша.