Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Элек рәссамнарга патшалар йөргән, хәзер министр да борылып карамый"


Рәссам Равил Заһидуллин бүгенге рәссамнар тормышы турында сөйләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

Тарихка багышланган рәсемнәр ясаучы Равил Заһидуллин фәкать картиналары хисабына гына көн күрә. Аның белән бүгенге рәссамнар тормышы турында сөйләштек.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Мәңгелеккә юл” дигән тарихи картиналар күргәзмәсе ачылды. Анда биш рәссамның иҗаты күрсәтелә. Күргәзмә август аена кадәр эшләячәк.

Күргәзмә авторларының берсе Равил Заһидуллин иҗатын тарихка багышлаган рәссамнар татарда күп түгел ди. Ә фәкать картиналары хисабына гына көн күрүчеләр юк дәрәҗәсендә. Элек андый бәйсез рәссамнарның әсәрләрен карарга патшалар йөрсә, хәзер министрлар да болай вакланып тормый ди ул. Бүгенге рәссамнар тормышы турында Азатлыкка Равил Заһидуллин сөйләде.

– Татарны милләт булып саклап калуда рәссамнар үзләреннән нинди өлеш кертә ала?

– Тарихны тулырак яктыртырга кирәк. Кинобыз юк, мультфильмнар ясарга әле дә өйрәнеп җитә алмыйбыз. Димәк рәсем сәнгате кала. Тарихи картиналар, сыннар иҗат итәргә, каланы бизәргә... Ләкин моның да үз кыенлыклары бар.

– Үзегез тарих темасына ничек керешеп киттегез?

– Кечкендән кызыксындым. Дәреслектәге иллюстрацияләрне җентекләп карый идем. Безнең дәреслекләрдә сурәтләү юк дәрәҗәсендә. Хәтта әкиятләр китабында да батырларны авыл крестьяны кыяфәтендә, киндер күлмәкчән, аягына чабата кидертеп ясыйлар иде. Рус әкиятләрен карасаң, анда батырлар көбә күлмәктән, коралланган, күн итек кигән... Инде училищеда укыганда шушы юнәлештә картиналар яза башлагач, бездә иллюстрацияләр юклыгына тагын бер кат инандым. Билгеле бер дәвердә кеше ничек киенгән – болар сүз белән дә сурәтләнмәгән. Фәнни китапларда күбрәк табылдыклар - күгәргән җиһазлар, чүлмәк ватыклары, хәрабәләр фотолары урнаштырыла. Кирмәннәр, ныгытмалар турында язганда да, реконструкцияләре бирелми. Шуңа күрә рус тарихчылары китапларына таяна идем. Дөрес, хәзер бездә дә андый китаплар чыга башлады инде.

"Сары батыр чирүе"
"Сары батыр чирүе"

– Казанда тарихны чагылдырган урыннар җитәрлекме?

– Борынгы тарихка килсәк, бездә фаҗига: архитектура үрнәкләре юк дәрәҗәсендә. Казанда XVI гасыр истәлекләре дә юк инде. Болгар музей-тыюлыгын алсак, анда XIV гасырга караган манара һәм Кара пулат кына бар... Шуңа күрә, XIV гасырны алсак та, аннан элгәре чорга алынсак бигрәк тә, калаларны тулаем чагылдыру кыен. Бу җәһәттән охшашлыкларны Азәрбайҗан, Үзәк Азия, Кырым, Төркия архитектурасыннан эзләргә туры килә. Шәһәр төзелешендә менә бу илләр архитектурасы чалымнарын файдалансак, ул безгә якынрак булыр иде. Ә болай Казан – Европаның гадәти бер шәһәре, аның милли йөзе юк.

– Казан ханнарының портертларын ясап булыр идеме икән?

– Кайбер ханнарның сөякләренә карап эшләнгән портретлары бар инде. Һәрберсен эшләү авыр, ләкин мөмкин эш. Галимнәр Кытай, Үзәк Азия, Мәскәү чыганакларыннан фактлар эзләп тапса, бу эшне башкарып булыр иде дип уйлыйм. Әйтик, галим Каюм Насыйриның да фотографиясе сакланмаган бит. Аның портретын эшләгән булганнар, галимне якыннан белгән кеше портретның дөреслеккә туры килүен раслаган, шуннан күчермәләр барлыкка килгән. Аннан килеп, урыс патшаларының да портретлары булмаган бит. Алар XIX гасырда актив рәвештә патша сурәтләрен булдырганнар. Билгеле, аларда бу җәһәттән чыганаклар күбрәк.

– Сезнең төп юнәлешегез нинди?

– Минем юнәлешем – шушы җир тарихы, анда яшәгән халыкларны сурәтләү. Дөрес, Алтын Урда чорын ныгытып өйрәнеп бетерә алмадым әле. Һуннарның, скифларның яшәү рәвешен тасвирлауны да куйдым. Миңа бит, менә шушыны яса дип өстән күрсәтмә бирүче юк, күңел нәрсә куша, шуны эшлим.

"Җәя тарттыручы төрки"
"Җәя тарттыручы төрки"

– Тарихны пропагандалау җәһәтеннән паркларны ничек файдаланып була?

Тематик парклар кирәк безгә

– Һичьюгы интерактив уеннар оештырып була. Шул чор киемнәрен арендага биреп, билгеле бер чор уеннарын уйнатып була. Зөя уртау-шәһәрчегендә бу беркадәр эшләнә. Анда уктан атып карарга, акча чүкергә була. Ләкин Зөядә бу эшләр туристларны кызыксындыру өчен эшләнә. Ә безгә җирле халыкны тәрбиялисе бар әле. Халык бит тарихта тәрбияләнмәгән. Алар инкыйлабтан соңгы вакыйгалар белән беркадәр таныш булса да, аннан элегрәге аларга борынгы заман сыман тоела. Әйтерсең лә татарлар тарихы Тукай заманыннан гына башланган. Ханнар чорын әйтеп тә тормыйм. Тематик парклар кирәк безгә. Анда күчмә күргәзмәләр дә эшләп була, һәйкәлләр куеп та халыкны җәлеп итәргә мөмкин. Әмма бу хакта уйлаган кеше юк. Бездә тамаша, спорт, футбол яраталар. Без кузгаткан тема ул кысаларга сыеша алмый.

– Рәссам ничек көн күрә?

– Мин картиналар саткан акча хисабына яшим. Кайсыбер рәссамнар укыта.

– Укытырга Суриков институты филиалы да ябылды бит хәзер.

– Укытырга мөмкинлек табып була. Хәзер дизайн юнәлеше модага кереп китте. Барлык уку йортларында диярлек дизайн юнәлеше бар. Мин аудитория кешесе түгел. Ялгызлыкны яратам.

– Картиналар сатыламы соң?

Казан ханлыгын алу картинасын да башлаган идем

– Бик авыр сатыла. Каршыгызда басып торам икән, димәк ничектер яшим әле. Хикмәт шунда ки, мин реалист рәссам. Хәзер бу юнәлештә эшли башлаганнар да башка формаларга күчеп беттеләр. Чөнки бу катлаулы, четрекле эш. Аннан мин күп фигуралы рәсемнәр ясыйм. Яулап алу күренешләре, мәсәлән. Казан ханлыгын алу картинасын да башлаган идем. Ләкин ул эскиз формасында калды. Беркемгә кирәк булмаячагын аңлаганга, тукталдым. Бәяләргә килгәндә, кечкенә картиналар 5-7 мең, зурлары 200-300 мең сумга кадәр. Ләкин бу - минем бәя. Сатканда ул яртылаш төшеп бетә. Ризалашасың, көн итәргә кирәк бит.

– Дәүләт тарихны торгызучы рәссамнарга ярдәм итәргә тиешме?

– Минемчә, бу дәүләт сәясәте булырга тиеш. Әгәр тарихи фильмнар, мультфильмнар эшләргә хәлебездән килми икән, гәрчә болар иң беренче эшләр булса да, һичьюгы рәсемдә тарихны чагылдыру – дәүләт дәрәҗәсендә кайгыртылырга тиеш дип саныйм. Болгарда бу юнәлештә эш башлап карадык, әмма әллә ни якты чырай күрмәдек. Дәүләт заказлары бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Элек күргәзмә уза, музейлар үзләренә ошаган эшләрне сайлап алалар иде. Минем эшләр шулай итеп Мәскәү музейларына, Кырлайга китте. Хәзер дә музейларга сатып була, ләкин бәяләре бик түбән. Андый бәягә сатудан мәгънә юк.

Миңа инкыйлабка кадәр рәссамнар тормышына багышланган чыганаклар белән танышырга насыйп булды. Күренекле рәссамнарның үз меценатлары булган, аларның остаханәләренә эшләре белән танышырга императорлар йөргән. Ә хәзер республикакүләм күргәзмәләрдә беркем дә юк. Халык та йөрми анда, җитәкчеләр дә. Ачылышта бер-берсенә теләктәшлек белдереп рәссамнар гына җыелыша. Патша түгел, министрлар да күренми. Шундый битарафлык.

– Һәйкәлләр турында төрле фикерләр йөри. Аларны татарга ят дип әйтүчеләр дә бар. Алар безгә кирәкме? Кирәк булса, ниндиләре ясалмаган?

– Һәйкәл шулай ук тарихи хәтерне уятучы бер чара. Ләкин алардан мескенлек түгел, милли горурлык бөркелсен иде. Мәсәлән күп кенә илләрдә гаярьлек, горурлыкны чагылдырган атлы һәйкәлләр куела. Ә бездә андыйлар юк. Тари хүзе дә буталчык бездә. Кем без: болгармы, татармы? Шушы сорауда гына да күпме болганчыклык килеп чыкты.

Равил Заһидуллин
Равил Заһидуллин

– Рәссам булу өчен махсус белем алу кирәкме?

– Сынлы сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, Суриков исемендәге институтка кереп карадым. Өченче талпынышта имтиханнарның барысын да үттем, Татарстан министрлыгыннан милли кадр дип исәпләнү өчен юллама алып килергә кирәк иде. Бу инде үзеңне кысага куып кертү дигән сүз. Ул вакытка институтта уку теләге сүрелгән иде инде. Формаль яктан анда бар да дөрес ясый, ләкин нәрсәдер югала кебек. Минем үземнекен югалтасы килмәде, болай да эшләрем барып чыгар кебек иде.

– Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы булып торасызмы?

– Юк. Мин Русия рәссамнарының Татарстандагы бүлегендә һәм Русия рәссамнарының Илгизәр Самакаев җитәкләгән иҗат берләшмәсендә исәптә торам.

– Рәссамга берлектә исәптә тору ниндидер өстенлекләр бирәме?

– Бернинди өстенлеге юк. Элек берлек остаханә булсын өчен, күргәзмәләрдә катнашу өчен кирәк иде. Мәсәлән 1986 елда узган күргәзмәдә минем өч картинаны мәскәүләр сатып алды, 1990 елда республика күргәзмәсендә катнашканда рәсемем “Художник” журналының тышлыгында чыкты. Ике эшне Мәскәү оешмалары сатып алды. Берлек ул вакытта яшь рәссамнарга әнә шулай ярдәм итә иде. Берлекләрнең күбәеп китүе рәссамның абруен гына төшерде.

– Рәсем сәнгате сәламәтлеккә дә зыян сала торгандыр.

– Онытылып китеп бер туктамыйча җидешәр сәгать ясау файдага түгел, билгеле. Майлы буяулар белән эшләүгә керешкәч, туктыйсы килми. Эзлекле ясагач, картина да тигез чыга. Шуңа күрә бу сорауга шул юлны сайлагансың икән, зарланудан ни файда дип җавап бирәм.

– Шул ук вакытта бай рәссамнар да бар.

– Андый иҗат, гадәттә, ялганга корыла. Никас Сафронов иҗатын алсак, мәсәлән, ул китч, зәвыксызлык күренеше. Портретлары да фотоларның күчермәләре генә. Ләкин андый кешеләр ялгыз булмый. Бүген шундый рәссам танылган икән инде, ул тулы бер команданың җиңүе. Иҗатта да ялгыз булмый андый рәссамнар. Чит идеяләрне сатып алалар, кеше яллап эшләтәләр. Хәер, мондый күренешләр хәзер генә түгел, элек тә булган. Шуңа күрә бәя бирүчеләр ялганны чыннан аера белсеннәр иде.

XS
SM
MD
LG