Accessibility links

Чаллы активисты шәһәрдә гайд-парк булдыруны таләп итә


Чаллыдагы Азатлык мәйданында төзекләндерү эшләре
Чаллыдагы Азатлык мәйданында төзекләндерү эшләре

"5 май. Чаллы" иҗтимагый хәрәкәт вәкилләренең берсе Раушан Вәлиуллин мәхкәмә аша Чаллы шәһәре үзәгендәге Азатлык мәйданында гайд-парк булдыруны таләп итә.

Раушан Вәлиуллин Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә җибәргән гаризаның күчермәсе Азатлык редакциясендә бар.

Вәлиуллин сүзләренчә, 5 май көнне узган "Путин безгә патша түгел" чарасында кабул ителгән резолюциядә Чаллы шәһәре үзәгендәге Азатлык мәйданында гайд-парк булдыру тәкъдиме бар. Шәһәр түрәләре моңа җавап итеп, Азатлык мәйданының төзекләндерүдә булуын хәбәр итте.

Үзенең административ гаризасында Раушан Вәлиуллин "җирле түрәләрнең ватандашларның, шәһәрдә яшәүчеләрнең ихтыярын гамәлгә ашыруда гамьсезлек күрсәтүен"ен язды. Ул Чаллы шәһәр мәхкәмәсеннән шәһәр башкарма комитетының бу юнәлештә эш итмәвен канунсыз дип табарга һәм аны тиешле тәкъдим чыгартырга мәҗбүр итәргә чакыра.

Гайд-парк дип иҗтимагый һәм сәяси чараларны хакимиятләр белән килештерми генә үткәреп булган урынны атыйлар. Аның исеме Лондондагы митинглар, иҗтимагый чаралар һәм бәйрәмнәр өчен кулланылган Hyde Park-ка бәйле.

XS
SM
MD
LG