Бу хакта Русия президенты идарәсендәге чыганакларына сылтанып, "Ведомости" яза.
Басма чыганакларының берсе сүзләренә караганда, пенсия реформасы халыкта канәгатьсезлек ташып чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Икенче берсе пенсия яшен арттыру губернаторлар сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясар, ләкин әллә ни куркыныч булмас дип саный. Аның фикеренчә, сайлау нәтиҗәләренә берничә факторның кушылуы тәэсир итәргә мөмкин. Аларның берсе - бензин бәясе арту. Әгәр уңыш җыеп алган вакытта ягулыкка бәяләр кинәт артып китсә, зур ризасызлык туачак, ди ул.
Кремльгә якын тагын бер чыганак бәяләвенчә, пенсия реформасы губеранторлар сайлауга түгел, ә парламент сайлауларында Бердәм Русия фиркасенә ныграк сугарга мөмкин.
"Петербур сәясәте" фонды чыгарган социаль-сәяси тотрыклылык рейтингына караганда, 84 төбәкнең 41е пенсия реформасына карата үз фикерен әлегә белдермәгән.
Путин дүртенче тапкыр президент вазифасына керешкәннән соң, яңа хөкүмәт берничә реформа турында игълан итте. Пенсиягә чыгу яшен арттыру 2019 елдан башланачак. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Җәмәгатьчелектә әлеге яңалык ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә митинглар узды.
9 сентябрьдә Русиянең 22 төбәгендә губернаторлар сайлау, ә 16 төбәгендә парламент сайлаулары узачак.