Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Греция Русиянең ике дипломатын илдән чыгара


Греция Русиянең ике дипломатын илдән чыгара. Бу хакта Kathimerini газеты яза. Тагын ике дипломатка Грециягә керү тыела.

Басма язуынча, Афина дипломатларны мәгълүмат җыярга тырышуда һәм дәүләт түрәләрен үз якларына аударуда гаепли. Греция хакимияте моны дәүләт иминлегенә куркыныч тудыру дип бәяли.

Афина карары бары тик бу дүрт кешегә кагыла һәм Русия белән Греция арасындагы мөнәсәбәткә зыян итмәячәк дип ассызыклый газетның дипломатик чыганаклары.

Газет нон-грата зат буларак игълан ителгән бер русияленең исемен атый. Ул – Владимир Яковлев. Ләкин Русия илчелеге сайтындагы дипломатлар исемлегендә ул юк.

Русия тышкы эшләр министрлыгы әлеге хәлгә җавап чаралар күреләчәк диде.

XS
SM
MD
LG