Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Facebook-ка 500 мең фунт штраф салды


Штраф социаль челтәргә Cambridge Analytica оешмасы аркасында булган низагка бәйле салына.

Британиянең Мәгълүмат мәсьәләләре комиссары идарәсе Facebook социаль челтәренә 500 мең фунт стерлинг күләмендә (якынча 41 миллион сум) штраф салган. Штраф кулланучыларның шәхси мәгълүматын канунсыз рәвештә җыйган Cambridge Analytica оешмасына юл кую өчен салына.

Бу – мәгълүмат саклау турында 1998 елда гамәлгә кергән британ кануны нигезендә иң зур мөмкин булган штраф дип санала. Мәгълүмат саклауга караган Европа регламенты (GDPR) 20 миллион еврога кадәр штраф салу мөмкинлеге бирә, ләкин ул Cambridge Analytica-ның мәгълүмат җыю эшләреннән соң гамәлгә керде, шуңа социаль челтәргә элекке канун нигезендә җәза билгеләнә.

Cambridge Analytica ширкәте Facebook челтәрендә теркәлгән 87 миллион кешенең шәхси мәгълүматын канунсыз рәвештә алган, әлеге мәгълүматны ул сәяси реклам максатыннан кулланган. 2018 елның маенда оешма банкротлыгын игълан итте.

Җәмгыятьтә бу хәлгә бәйле көчле низаг барлыкка килде. Facebook башлыгы Марк Цукерберг АКШ Конгрессы һәм Европа парламентында бу оешмага бәйле хисап тотты.

XS
SM
MD
LG