Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салым хезмәте русияләрнең банк хисапларына теләсә кайсы вакытта керү мөмкинлеге сорый


Федераль салым хезмәте Русия финанс министрлыгына Салым кодексына үзгәрешләр өлгесе җибәргән. Ул кабул ителгән очракта, оешма хезмәткәрләре физик затларның банктагы хисапларына теләсә нинди шик туган вакытта керү мөмкинлеге алачак.

Бу хакта Федераль салым хезмәте башлыгы урынбасары Даниил Егоров җавабында әйтелә, дип яза "Коммерсантъ".

Әлегә салым хезмәтләре физик затларның банктагы хисапларына һәм төрле түләүләренә бары тик тикшерүләр кысаларында гына керә ала. Әгәр фаразланган үзгәрешләр кабул ителсә, салымчылар теләсә кайсы кешенең хисапларында күчкән акчалары турында мәгълүмат таләп итә һәм декларациядә күрсәтелмәгән табышлары өчен салым салу мөмкинлеге алачак.

2017 ел нәтиҗәләренә караганда, Федераль салым хезмәте былтыр 20 мең ширкәтне һәм бары тик 774 физик затны тикшергән. Басма чыганаклары хәбәр итүенчә, үзгәрешләр кабул ителгән очракта, мондый тикшерүләр саны артачак.

XS
SM
MD
LG