Accessibility links

Авыру баласын Казан буенча йөртә алмаган ана "Зәкәт" фондында юаныч эзли


Казанда авыру баласын йөртә алмаучы ана "Зәкәт" фондыннан юаныч эзли
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:22 0:00

Футбол беренчелеген кабул иткән Татарстан башкаласында инвалид арбаларында хәрәкәт итүчеләр өчен мөмкинлекләр әле дә булдырылмаган. Анна Фазлетдинова кызы Яна белән күргән авырлыклар турында Азатлыкка сөйләде.

1 сентябрьдә Янага 9 яшь тула. Диагнозы – ДЦП. Аны әтисе ташлап китә, әнисе Анна Фазлетдинова кызын ялгызы үстерә. "Федераль исемлектәге даруларны бездән яшерәләр, табипка чиратсыз йөрү турында мәгълумат та хастаханәдә тиешле дәрәҗәдә бирелми. Анда бала инфекция, мораль яктан травма алырга мөмкин. Безнең кебекләрне әле табиплар да нормаль кабул итә алмый", диде Азатлыкка Анна Фазлетдинова.

Фамилиясе татар булгач, "Татарча беләсезме?", дип тә сорап карадык, юк диде. Фамилиясе иренеке, ул – татар, инвалид кызы белән хатынын калдырып гаиләдән киткән.

Анна Фазлетдинова кызы Яна белән
Анна Фазлетдинова кызы Яна белән

Анна үзе яшәгән йорт ишегалдында яхшы кешеләр булуына сөенә. Урамга чыкканда ишек ачуларына, машиналарын башка урынга куюларына сөенсә дә, Казанның башка җиренә аяк басуга кыенлыклар башлануын санап китте. Бүген дә өскә күтәрелеп, җир асты юлларында, метро тукталышларының күбесендә лифтлар эшләми, безгә ничек йөрисез сез шәһәрдә дип гаҗәпләнәләр ди ул.

Кызын бер минут та үзеннән калдырмагач, еш кына ара. Ярдәмгә бала караучы чакырырга теләсә дә, социаль яклау идарәсе билгеләгән кәгазь эшләре моңа мөмкинлек бирми. Мондый баланы карарга алынучының рәсми рәвештә белеме, махсус сертификаты булу мөһим икән.

Күтән түгел "Үзенчәлекле балалар һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм: проблемалар һәм чишү юллары" дигән "Зәкәт" фонды оештырган түгәрәк өстәл сөйләшүенә дә Анна бәлки уңай үзгәрешләр турында ишетермен дигән өмет белән килгән иде. Ул сөйләшүдә Татарстанның башка хәйрия оешмалары белгечләре, Иҗтимагый пулат, сәламәтлек саклау министрлыгы, диния нәзарәте вәкилләре дә катнашты.

"Зәкәт" фонды оештырган түгәрәк өстәл сөйләшүе
"Зәкәт" фонды оештырган түгәрәк өстәл сөйләшүе

Татарстанда ярдәмгә мохтаҗ инвалид балалар чынлыкта республиканың зур булмаган бер район халкы кадәр икән. Түгәрәк өстәл сөйләшүенә килгән Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов республикада 2017 елда 14 мең 822 инвалид бала исәпләнүен әйтте. Бу сан артуга таба бара. Моның кадәр авыру булганда хастаханәләрдә чиратсыз кабул итү кыенлаша ди министр урынбасары.

Сергей Осипов
Сергей Осипов

Осипов табип буларак та фикерләрен җиткерде, авыру балалар арту сәбәпләре буларак үсмерләрнең бала табуын, әйләнә-тирә мохитнең, һава, азык-төлекнең химияле, пычрак булуын, авыруларның нәселдән-нәселгә күчүен атады. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәмгыятнең нормаль карамавы да күп проблемнар тудыруын әйтеп узды ул. Ә бу юнәлештә эшләргә бүген белеме-тәҗрибәсе булган психологлар җитмәве дә әйтелде. 8 ел укып, белемле булсалар да, мондый хезмәт урынында эшләүчеләр сирәк икән.

Сәламәтлек саклау министры урынбасарына түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучыларның, авыру бала әниләренең хастаханәләрдәге җитешсезлекләр хакында сораулары күп булгач, Сергей әфәнде электрон почтасын әйтеп, хат язып мөрәҗәгать итегез, конкрет фактлар белән эшләү җиңелрәк диде. Табиплар сезнең кебек үк кешеләр, сез аларга ничек карыйсыз, алар да сезгә шулай җавап бирәчәк дип тә өстәп куйды министр урынбасары.

Ирина Михалева
Ирина Михалева

Украинадан килгән "Добрые руки" сәламәтлек саклау үзәге мөдирәсе, психотерапевт Ирина Михалева үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашып, авыру бала туса, психологның бала тудыру йортына барып, авыр хәлдә калган анага психологик ярдәм күрсәтүен, ягъни баланы ничек бар шулай кабул итәргә өйрәтүләрен сөйләде.

"Зәкәт" хәйрия фонды авыру балалар һәм аларның әниләренә ярдәм итү максатыннан махсус проект тәкъдим итә һәм аны чынга ашыру өчен 2017 елда Русия президентының 2 млн 900 мең сумлык грантын ота. Бу хакта безгә фондның җитәкчесе Ирек Җиһаншин җиткерде. Анна Фазлетдинова кебек авыру балалары булган аналар өчен тернәкләндерү үзәге проектын башлап җибәргән алар.

Ирек Җиһаншин
Ирек Җиһаншин

"Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә әниләр балаларын үзәккә алып киләләр һәм үзләре күрше бүлмәдә психологлар белән шөгыльләнә, тегү машиналарында эшләргә өйрәнә яки башка шөгыль үзләштерә. Ә икенче проект – киемнәрне бушлай тарату. Атнаның биш эш көнендә 9.00-18.00 кадәр теләге булган һәркем мохтаҗларга яңа киемнәр калдыра ала. Шулай ук инвалид арбалары китерүчеләр дә булды", ди Ирек әфәнде.

"Зәкәт" фонды социаль челтәрләрдә дә үз сәхифәләрен булдырган. Ләкин анда ярдәм сораучыларның мәгълуматын урнаштырганчы, мөрәҗәгатьне җентекләп тикшерәләр икән. Хәйрия фонды җитәксе сүзләренчә, ярдәмгә мохтаҗлар ел саен артканнан-арта бара. Алардан гариза килеп ирешкәч, белгеч авыруларны барып карый, тормыш шартлары белән таныша. Бу эш Казанда гына түгел, Татарстанның башка урыннарында да бара. Ул очракта шул районның имам-мөхтәсибләре белән элемтәгә кереп, ачыклык кертергә тырышалар.

Быел "Зәкәт"тә ярдәмгә мохтаҗ 74 кеше теркәлгән, алар арасында кызы Яна белән Анна да бар. Алар акчалата ярдәмгә өметләнә.

XS
SM
MD
LG