Accessibility links

Кайнар хәбәр

Twitter дистәләгән миллион томаланган аккаунтларны бетерәчәк


Twitter микроблоглар хезмәте атна дәвамында шиклы активлык өчен томаланган аккаунтларны алып ташлаячак.

Бу хакта ширкәтнең блогында белдерелә.

Әлеге аккаунтларның күпчелеге реаль кешеләрнеке дип саныйлар Twitter-да. Алар кайчандыр ул аккаунтлардан контрольне югалткан һәм ширкәт таләбе белән парольләрен алыштырмаган.

Twitter вәкиле белдерүенчә, сүз дистәләгән миллион аккаунт турында бара. Нәтиҗәдә кайбер кулланучыларның язылучылар саны кимергә мөмкин.

Элегрәк The Washington Post үз чыганакларына сылтанып, май аенда Twitter 70 миллион ялган һәм шикле аккаунтларны томалаган дип язган иде. Басма мәгълүматынча, бу социаль челтәрдә "урыс телле ботлар" килеп чыгуы белән бәйле. Алар 2016 елда АКШ президенты сайлавына тыкшынырга тырышкан дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG