Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерүләр гадәтән тыш хәлләр министрылыгына коткаручылар һәм техника җитмәвен күрсәткән


Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгына коткраучылар, янгын сүндерүчеләр һәм техника җитми. Бу хакта Кризислы хәлләрдә идарә итү дәүләт үзәге тикшерүләренә сылтанып РБК яза.

Документта әйтелгәнчә, янгын сүндерү техникасының 67 процентының, махсус техниканың 76 процентының куллану мөддәте чыккан. Янгын сүндерү машиналарының өчтән бер өлеше 25 елдан артык кулланыла. Моннан тыш, янгын сагына 33 мең кеше җитми. Бер янгын сүндерү машинасына алты кеше урынына ике-өч кенә туры килә дип яза басма.

Хисапта шулай ук алдагы ун еллыкларга дәүләт заказы формалаштырган вакытта реаль ихтыяҗ исәпкә алынмаган дип тә белдерелә. Әйтик, автобаскычлар, күтәрү җайланмалары һәм янгын сүндерүчеләр киеме урынына програмга 450 миллион сумга ике мең пилотсыз очкыч алу салынган. Чынлыкта мондый аппаратлар 88 генә кирәк.

Аудиторлар исәпләвенчә, канун бозулар һәм хаталар нәтиҗәсендә соңгы елда гына да сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрендә янгыннар саны 75 процентка арткан.

25 мартта Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыкты. 60 кеше, шул исәптән 41 бала һәлак булды. 11 кешегә гаепләү белдерелде, алар арасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дүрт хезмәткәре дә бар.

XS
SM
MD
LG