Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кремле вәкиле Габреляновның Татарстан президенты турындагы постына фикерен белдерде


Арам Габрелянов
Арам Габрелянов

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Арам Габреляновның "Татарстан президенты телләре турындагы канунны хәйләкәр рәвештә кире какмакчы" дигән постына карата "мәгълүмати ачлыктан" язылган әйбер дип атады.

"Әлеге постны президент күргәндер дип әйтә алмыйм. Аның графигы тыгыз, интернетта кемнеңдер постларын укып утырырга аның бөтенләй вакыты юк", диде Галимова брифингта. Ә менә ул үзе Габреляновның язмасы белән танышкан.

"Шәхси фикерем... Мин яңалыкларда ун еллап эшләдем. Мәгълүмати ачлыкның ни икәнен беләм. Ниндидер темалар кирәк, ниндидер хайплы мәгълүмати сәбәпләр кирәк", ди Кремль вәкиле.

Lifenews хуҗасы Арам Габрелянов чәршәмбе Facebook сәхифәсендә Татарстан президентына юллап пост чыгарды.

"Татарстан президенты телләр турындагы канунны хәйләкәр рәвештә кире кактырмакчы. Урыс теленең мәҗбүри, ә калганнарның ихтыяри булуыннан канәгать түгел. Имеш, без татарлар һәм татар телен мәҗбүри өйрәнергә тиеш. Алай булгач, Миңнеханов әфәнде, Казан татарлары үз телләрен, мишәрләр - үзенекен, касыймнар - үзләренең, типтәрләр үз телләрен укый торган мәктәпләр салыгыз", дип яза Габрелянов.

Ул "Русиядә без барыбыз да урыслар, кемдер әрмән, кемдер яһүд, кемдер татар тамырлары белән", дип саный һәм "Ельцин уйлап чыгарган россиян" сүзен онытырга тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG