Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Юдино" полициясендә үлемгә китергән азаплау өчен 50 мең сум компенсация билгеләде


"Юдино" полиция бүлеге
"Юдино" полиция бүлеге

Татарстан Югары мәхкәмәсе "Юдино" полициясе бүлегендә азаплаулардан соң үлгән Павел Дроздовның абыйсы Сергейга рухи зыян компенсациясен биш тапкырга арттыру турында карар чыгарды.

Русия эчке эшләр министрлыгы Сергей Дроздовка 50 мең сум түләргә тиеш булачак, дип яза "Зона права". Элегрәк Казанның Киров районы мәхкәмәсе 10 мең сум түләтү турында карар чыгарган иде.

"Төбәк дәрәҗәсендә чыгарылган бик аз күләмдәге компенсация Сергей Дроздовның шикаятен Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә карауга өстәмә сәбәп булачак", дип саный Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.

2012 елның 1 февралендә полиция хезмәткәрләре Казан тимер юл транспорты техникумы мөдире урынбасары Павел Дроздовны камерага яба. Полиция белдергәнчә, Дроздов исерек булган һәм тәртип бозган, шуңа күрә бүлек хезмәткәрләре аның кулын богауларга мәҗбүр булган. Беркадәр вакыттан соң Дроздов үлгән. Фаразларның берсенә күрә, Дроздов "карлыгач" ысулы кулланып азаплаганга үлгән булырга мөмкин.

Былтыр 29 ноябрьдә полиция хезмәткәрләренә хөкем карарлары чыкты. Сергий Петикин дүрт елга, Алексей Петикин, Эдуард Болгаров һәм Олег Бачуров 3,5 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG