Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталониянең элекке башлыгын Испаниягә тапшыралар


Карлес Пучдемон
Карлес Пучдемон

Германия җитәкчелеге Каталониянең элекке башлыгы Карлес Пучдемонны Испания хөкүмәтенә тапшырачаклар. Бу хактагы карарны Шлезвиг-Гольштейн федераль җире мәхкәмәсе кабул итте.

Каталониянең элекке башлыгын Испаниягә тапшыруның сәбәбе - бюджет акчаларын канунсыз тоту. Ә менә Мадридның Пучдемонның фетнә оештырырга омтылуы турындагы дәлилләрен мәхкәмә кабул итмәде. Шулай итеп, әлеге маддә нигезендә сәясәтчене Испаниядә хөкем итмәячәкләр.

Каталониянең экс-башлыгы 2017 елда Бельгиягә төбәкнең Испаниядән чыгу турындагы референдумыннан соң качты. Тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә автономия парламенты бәйсезлек турында декларация кабул итте. Мадрид моны танымады һәм төбәктә турыдан-туры идарә кертте. Испаниянең Югары мәхкәмәсе Пучдемонны кулга алырга рөхсәт бирде һәм аның депутатлык мандатын алды.

Март ахырында Пучдемонны Германиядә тоткарладылар, ләкин 75 мең евро күләмендә залог калдыргач, чыгардылар.

XS
SM
MD
LG