Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яндекс смартфон чыгарырга җыена


Русиянең "Яндекс" ширкәте смартфоннар чыгарырга планлаштыра. "Яндекс.Телефон"ны чыгару нияте турында мәгълүмат Евразия икътисади комиссия сайтында китерелә.

Евразия икътисади комиссиясе сайтында китерелгән мәгълүматта смартфонны Yandex Services AG ширкәте чыгарачак дип әйтелә. Ул Швейцариядә теркәлгән. Шул ук ширкәт Яндекс.Станция-нең дә җитештерүчесе итеп күрсәтелгән.

Рәсми төстә "Яндекс" әлегә үз смартфонын тәкъдим итмәде. Ширкәт вәкилләре медиага аның турында сорауларга җавап бирүдән баш тартты.

Русиянең Яндекс ширкәте эзләү системы булудан тыш күптөрле онлайн хезмәтләр алып бара. Моннан тыш күптән түгел ул электрон җиһазлар да чыгаруга тотынды.

10 июль көнне Русиядә Яндекс.Станция дип аталган "акыллы" динамиклар сатуга чыгара башлады.

XS
SM
MD
LG