Accessibility links

Киров өлкәсенең Малмыж районында Питрау бәйрәме узачак


Татарстандагы Питрау бәйрәме. Архив фотосы.
Татарстандагы Питрау бәйрәме. Архив фотосы.

15 июльдә Киров өлкәсе Малмыж районы Нослы авылында яңартылган Питрау бәйрәме үтәчәк.

Яңартылган борынгы Питрау "Керәшеннәрнең беренче төбәкара мәдәни үзәге" мәдәни-этнографик грант проекты кысаларында планлаштырылган. Проектны тарих фәннәре докторы, Вятка дәүләт университеты профессоры Ирина Юрьевна Трушникова җитәкли. Шулай ук проектта Нослы авылының борынгы керәшен нәселеннән булган Вячеслав Тихонов та катнаша

Нослыны Киров өлкәсенең төп керәшен авылы дип атап була. Өлкәдә керәшеннәр элек-электән яшәсә дә, алар этно-конфессиаль төркем буларак моңарчы өйрәнелмәгән. Күптән түгел "Керәшеннәрнең беренче төбәкара мәдәни үзәге" эшен этнографик экспедицияләрдән башлады.

Биредәге керәшеннәр формалашуда төрки һәм фин-угыр компонентлары бар дип исәпләнә. Нослыларның телләре татар, ә киемнәре белән удмурт халкына тартымнар. Удмуртларныкы кебек үк, күлмәкләре шакмаклы тукымадан тегелгән, күкрәкләрендә көмеш тәңкәле күкрәкчә. Йолалар календарендә православ дине ачык чагыла. Элек Нослы авылы үзенең гөсләчеләре белән дан тотса, бүген соңгы гөсләне Малмыж музеенда гына күреп була.

Ирина Трушникова җитәкчелегендә алып барылган этнографик экспедицияләр нигезендә берничә түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырылды. Фикер алышу барышында Киров өлкәсе керәшеннәре гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен саклап калу һәм күтәрү эше бик соң башланган дип белдерелде. Күрше Татарстан һәм Удмуртиядә бу эшләр егерме ел элек башланган иде инде. Шулай да экспедицияләр бушка узмады. Икенче экспедиция вакытында Нослы халкы клубка җыелып элекке җырларын исенә төшерде, борынгы бию һәм уеннарын барлады. "Нослы сандугачлары" дигән ансамбль дә оештырдылар. Бу Питрау бәйрәмен яңартып торгызуга этәргеч булды.

2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләренә караганда, өлкәдә барлыгы 82 кеше үзен керәшен дип яздырган, шуларның 81 бары тик рус телендә сөйләшә. Чынлыкта Киров өлкәсендә керәшеннәр күбрәк, олы яшьтәгеләр татар телендә аралаша, дип белдерелә. Проектның максатына ни дәрәҗәдә ирешә алганын алга таба булачак халык исәбен алу күрсәтәчәк, ди җәмәгатьчелек.

Татарстанда Питрау бәйрәме быел 14 июльдә узачак. Һәрвакыттагыча ул Мамадыш районының Җөри авылында оештырыла.

Анда Татарстан, Башкортостан республикаларыннан, Чиләбе өлкәсеннән 35 керәшен фольклоры коллективлары һәм 60 меңнән артык кунак катнашуы көтелә. Ул көнне "Керәшен чибәре", "Керәшен авылы" бәйгеләре дә уза.

XS
SM
MD
LG