Сүриянең кеше хокукларын күзәтү үзәге ачыклавынча, һәлак булучыларның 28е - тыныч халык вәкиле, калганнары - Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме сугышчылары. Бу хакта Reuters яза.
2014 елдан Сүриядә радикаль исламчылар белән көрәшне АКШ җитәкчелегендәге коалиция алып бара. Коалиция Сүрия демократик оппозиция көчләренә теләктәшлек белдерә. Америка хәрбиләре мәгълүматына караганда, 2014 елның августыннан 2018 елның маена кадәр коалиция һөҗүмнәре нәтиҗәсендә тыныч халык арасында 939 кеше һәлак булган.
Русия хәрби кампаниясе Сүриядә 2015 елның 30 сентябрендә башланды. Коалиция Мәскәүне Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына ярдәм итүдә гаепли. Көнбатыш илләре фикеренчә, Әсад кеше хокукларының күпләп бозылуына юл куя.