Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азнакайда "Чатыр-тауда җыен" фольклор фестивале узды


Азнакайда "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:46 0:00

13 июльдә Татарстанның көнчыгышындагы Азнакай районында “Чатыр тауда җыен” фольклор фестивале узды. Шушы якның борынгы йоласын торгызу бәйрәмендә башка төрки халыкларның да мәдәнияте күрсәтелде.

Фестиваль быел 8-нче мәртәбә үткәрелде һәм, оештыручылар әйтүенчә, шул вакыт эчендә халыкара фестиваль дәрәҗәсенә күтәрелде. Быелгы фестивальдә барлыгы 37 ансамбль катнашты, аларның алтысы Чуашстаннан, дүрт ансамбль Башкортстан якларыннан, калганнары Татарстанда яшәүче төрки халыклар диаспораларыннан булды. Гадәттәгечә әлеге чара Татарстандагы иң биек тауларның берсе булган Чатыр тауда үткәрелде.

Азнакайның Чатыр тавы борынгыдан ук биредә һәм тирә як җирләрдә яшәгән халыкны берләштергән. Азнакайның музей җитәкчесе Гөлсинә Хәфизова Азатлыкка сөйләгәнчә, 19 гасырдан бирле безнең ата-бабаларыбыз Чатыр тау итәгендә милли уеннар, милли бәйгеләр үткәреп яшәгән.

“Май айларында яшь кызлар һәм егетләр Чатыр тау итәгендә җыелышып бер-беренә бүләкләр бирешкән: кызлар егетләргә кулъяулыклар, милли бизәкләр белән чигелгән күлмәкләр, егетләр кызларга чәчәк бәйләмнәре, тәм-томнар алып килгән. Самавырлар алып килеп чәй эчкәннәр, милли биюләр биегәннәр, бәйгеләр дә оештырганнар, аларның исемнәре дә “Чатыр бәйгесе”, “Чатыр атнасы” булган. Ә якындагы авылларның муллалары, ак-сакаллары тау башыннан күзәтеп тәртип саклап торган. Совет берлегенең НЭП вакытларында бу җыелышулар туктатыла башлый. Һәм без инде бу гореф-гадәтне торгызу максаты белән 8 ел элек “Чатыр тауд җыен” фестивален оештырырга булдык”, диде Гөлсинә Хәфизова.

Тау башында төрки һәм башка халыкларның гореф-гадәтләрен, көнкүрешен күрсәткән чатырлар куелган иде. Биредә әрмән, үзбәк, чуаш, марый, башкорт, татар халкының милли ризыкларын авыз итеп, уен коралларын, бизәнү һәм көнкүреш әйберләрен күрү мөмкин булды.

Исламбай Сабиров
Исламбай Сабиров

Азнакайдагы үзбәк диаспорасы җитәкчесе Исламбай Сабиров үзбәк милли уен коралы рубабта уйнап күрсәтте, аның тут агачыннан ясалганын әйтте һәм әлеге уен коралы Таҗикстан, Төрекмәнстанда да милли уен коралы булып саналганын әйтте. Шулай ук, Исламбай әфәнде даирә уен коралында да уйнарга оста икәнлеген күрсәтте.

Мәдинә Газизова
Мәдинә Газизова

Әлмәт районының Хәлиулла Әхмәтшин исемен йөрткән Елховой авылы халкы авыл тарихы музее “Гаилә самавырлары” күргәзмәсен алып килгән иде. Борынгы самовырларны халык кызыксынып карады, кайберәүләре самавырларыгыз сатылмыймы дип тә сорады. Килгән кунакларга авыл тарихы музееның мөдирәсе Мәдинә Газизова безнең авылда самавыр су кайнату өчен генә түгел, йомырка пешерү өчен дә кулланылган дип әйтте һәм бу процессның ничек булганын да күрсәтте.

Бәйрәмдә үзешчән фольклор ансамбльләре катнашты. Ютазы районы Бәйрәк авылыннан килгән “Моңлы саз” ансамбле вәкиле Әлфия Хаҗиева әлеге фестиваль киләчәк буынга гореф-гадәтләрне, милли көйләрне тапшыруы белән әһәмиятле дип әйтә, татар халкының башка милли бәйрәмнәреннән аермалы булганы турында да үз фикерен җиткерде ул.

Әлфия Хаҗиева
Әлфия Хаҗиева

“Татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе Сабантуй концерт тамашага әверелә бара. Профессиональ җырчыларны чакыралар, алар заказ буларак кына чыгыш ясый, ә халык концерт караган кебек утыра. Элек бит халык бергә җыелып җырлап-биеп, уйнап күңел ачкан. Әлеге фестиваль исә, әйтергә кирәк, Сабантуйдан аерылып тора, чөнки монда профессиональ булмаган үзешчән фольклор ансамбльләре җыела һәм милли моңнар, этно җырлар башкара”, диде Әлфия Хаҗиева.

Ләкин, шуңа да карамастан, “Моңлы саз” ансамбле вәкилләре әлеге фестивальдән канәгатьсезлек хисе белән кайтып китте. “Килгән күп төркемнәр чыгышларында плюска, әзер яздырылган җырларга авыз ачып кына торды. Без үз тавышыбыз белән җырларга дип чыктык, ә микрофоннар көйләнмәгән, шунлыктан безнең чыгышыбыз сыйфатлы булмады”, диде Хаҗиева.

“Чатыр тауда җыен”ны тамаша кылган халык рәхәтләнеп күңел ачты дияргә кирәк, берәүләр тау битенә җәймәләр җәеп утырышып ансамбльләрнең чыгышларын күзәтте, икенчеләр рәхәтләнеп биеде, өченчеләр Чатыр тауда йөреп каен җиләге җыйды.

“Риваять” төркеме чыгыш ясый
“Риваять” төркеме чыгыш ясый

Фестиваль азагында Казанның “Сорнай” һәм “Риваять” этно төркемнәре Чатыр тауны милли моңнарга күмде. Халык аларның җырларына кушылып җырлады.

Фестиваль катнашкан фольклор ансамбльләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG