Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный белән бергә хөкем ителгән Петр Офицеров вафат


Петр Офицеров
Петр Офицеров

"Кировлес" җинаять эшендә гаепләнгән, шартлы рәвештә 4 елга хөкем ителгән Петр Офицеров вафат булган. 9 июль ул хастаханәгә эләккән булган.

Офицеров үлеме турында беренче булып журналист Евгения Альбац хәбәр итте. Соңрак әлеге хәбәрне Офицеров адвокаты Светлана Давыдова да раслады.

Петр Офицеровка 43 яшь булган. Ул оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный белән бергә "Кировлес" эшендә тикшерү узган, әлеге эш нигезендә шартлы рәвештә 4 елга хөкем ителгән. Тикшерү һәм мәхкәмә вакытында Офицеров үзен гаепле булып танымаган, Навальныйга каршы шаһитлык кылудан баш тарткан.

"Петя Офицеров... Гаҗәпле, искиткеч, игелекле кеше, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, күңелендә үзенә генә хас ныклык, кыюлык, ышану иясе. Дөнья ансыз ярлыланды", дип язды аның турында Евгения Альбац.

9 июль көнне "Московский комсомолец" Офицеровның хастаханәгә эләгүен хәбәр иткән. Ул баш ярасын алган дип язган булганнар.

XS
SM
MD
LG