Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан химия технология институтының нефтехимия буенча диссертация шурасы ябыла


Казандагы Казан химия технология институты бинасы
Казандагы Казан химия технология институты бинасы

18 июльдән Казан химия технология институтының нефтехимия буенча диссертация шурасы ябыла. Институт яңа шура төзү тәкъдиме белән чыгарга ниятли.

18 июль көнне Казан химия технология институтының "нефтехимия" һәм "коллоид химия" буенча диссертация шурасы үз эшен туктата. Моның хакта карарны Русиянең Югары аттестацион комиссиясе (ВАК) 15 июньдә ук кабул иткән.

Бу карар яз көннәрендә чыккан низаг нәтиҗәсе булды. Ул вакытта Русия мәгариф министрлыгы, Югары аттестацион комиссиясе, Татарстан прокуратурасы һәм Русиянең Татарстан буенча тикшерү комитетына шикаять юлланган булган. Шикаятьтә 2017 елның декабрь аенда Дмитрий Цыгановның кандидатлык диссертациясен яклаганда дорфа бозулар, аерым алганда хезмәттә фәнни яңалык булмавы, кворумның җитмәве, тавышларны дөрес санамау, ялган оппонентның чыгыш ясавы кебек бозулар язылган булган.

Югары уку йорты ректоры Сергей Юшко "БИЗНЕС Online" басмасына алга таба Югары аттестацион комиссиясенә яңа шура булдыру тәкъдиме белән чыгачагын белдерде. Әлеге шура әгъзалары исемлеге яңадан каралачак, бәлки, яңа белгечлекләр дә булачак, диде ул.

XS
SM
MD
LG