Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә су басу корбаннары саны ике йөздән арткан


Су басу нәтиҗәсе
Су басу нәтиҗәсе

Япониядә барган су басулар һәм җир шуышу нәтиҗәсендә инде ике йөздән артык кеше һәлак булган. Коткару эшләре дәвам итә.

Япония көнбатышында 5 июль көнне башланган көчле яңгырлардан соң су басулар һәм җир шуышу нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 216га җиткән. Моның хакта илнең полиция идарәсе хәбәр итә.

Шул ук вакытта 26 кеше хәбәрсез югалган дип санала. Аларның эзләү һәм коткару эшләре дәвам итә. Илнең төрле почмакларыннан меңнәрчә волонтер килеп, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтә.

Су басулар һәм җир шуышу Япониянең 31 префектурасын кагылган. Кимендә 160 торак тулысынча җимерелгән, тагын 700ләп йорт зыян күргән, 25 меңнән артык йорт су астында калган.

6 меңләп кеше махсус эвакуация үзәкләрендә яши, алар әлегә өйләренә кайта алмый. Вазгыять Япониядә эсселекнең хакимлек итүе белән катлаулана, ил буйлап температура 30 градустан арта.

"Прапирун" тайфуны арткасында 5 июль көнне Япониядә көчле яңгырлар башланган. Яңгырлар аркасында су басулар һәм җир шуышу барлыкка килгән.

XS
SM
MD
LG