16 июль көнне Һелсинки шәһәрендә АКШ президенты Дональд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән очрашачак. Аңарчы Трамп Брюссельда НАТО җыенында катнашты, Британиягә сәфәр кылды.
Британиянең Daily Mail газетына биргән әңгәмәсендә Трамп Русия белән мөнәсәбәтләргә дә кагылды. Журналист Пирс Морган Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын-ны "шәфкатьсез җитәкче" дип атагач, Трамп аның белән ризалашты һәм "шәфкатьсез кешеләр булган" күп дөнья җитәкчеләре белән эш итүен әйтте.
Журналистның Трамп Путинны "шәфкатьсез" дип саныймы дигән сорауга АКШ президенты "Мин моны әйтә алмыйм. Ул шундый дип уйлыйм гына. Тик мин башкаларны да атый алыр идем. Карагыз, без Русия белән тату яши алсак, бу яхшы. Мин аны белмим. Мин аның белән берничә тапкыр очраштым, "Зур 20" самиитында очрашкан идек. Бәлки, без яхшы мөнәсәбәтләр корырбыз, дип уйлыйм", дип җавап бирде.
Трамп шулай ук 2020 елда узачак киләсе президент сайлавында катнашырга теләвен белдерде. "Күрәсең, барысы да мине тели", диде ул.