Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телне бетерү Питрауда да чагылды


Керәшеннәр Питрауда Татарстан премьер-министры Песошинны татарча каршылады
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:11 0:00

Җөри авылында коммунизмнан соң 19нчы тапкыр “Питрау җыены” узды. Урыс православ чиркәвендә Гайсә пәйгамбәр сәхәбәләре Питыр белән Паул хөрмәтенә билгеләп үтелүче бәйрәмне керәшеннәр аеруча үз итә.

Җөри авылы халкы туган тел дип кайсы телне атый икән? Бу сорау беренче карашка гына сәер яңгырый сыман. Чөнки якшәмбегә каршы төндә үткән “Питрау” җыенында рәсми чыгышларның күпчелеге урысча иде. Сәбәбе гади, җөриләрне котларга дип килгән төп кунак татар кешесе түгел – Татарстана премьер-министры Алексей Песошин.

Бәйрәм совет заманы традицияләре белән башланды, яңа корылманы кулланышка тапшыруны бәйрәмгә туры китергәннәр. Авылда 200 урынга исәпләнгән мәдәният йорты ачылды. Хөкүмәт рәисен каршы алучы әбиләр Песошинга вата-җимереп урысча “добро пожаловать” дип әйтә-әйтә ипи белән тоз тапшырды. Премьер авыл халкын мөһим вакыйга белән котлады.

Мәдәният йорты ачылышы
Мәдәният йорты ачылышы

“Сер түгел, авыл җирлегендә мәдәният йорты мөһим роль уйный. Чөнки нәк авылда халык мәдәниятенең чын саклаучылары, рухи мирасны буыннан буынга тапшыручылар яши“, дип башлады Песошин үз чыгышын.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та бераз гына татарча кыстырып, Русиянең дәүләт теленә күчәргә ашыкты.

Татар дөньясында күптәнге бер бәхәс әле дә дәвам итә: Керәшеннәр татармы, яисә аерым бер милләтме? Хакыйкатьне эзләү галимнәр эше, әмма Мамадыш җирендә гомер итүче ун керәшен арасында бер урыс басып торса, барысы да телне ватып-җимереп булса да, олы агай теленә күчә. Зур кунак төрле мәйданчыкларга кергәндә дә аны матур итеп урысчалап, колач җәеп каршы алдылар.

Алексей Песошин чыгыш ясый
Алексей Песошин чыгыш ясый

​“Керәшен утары”ндагы йортларда барлык язмалар татарның хәзерге кирил әлифбасы нигезендә түгел, ә Ильминский заманында булдырылган алфавит хәрефләре белән язылган, мәсәлән, “Сӧн Буйы кряшенняры” дип. Гәрчә, төп мәйданда “Питрау бәйрәме белән, карендәшләр!” дип әдәби телдә язылса да.

Питрау җыенының рәсми ачылышында урыс кәлимәләре ешрак яңгырады. Хөкүмәт рәисе белән Мамадыш районының благочинные, урыс православ чиркәвенең җирле бүлеге җитәкчесе Владимир поп, билгеле, үз телләрен өстен күрде.

Аның каравы районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев һәм Татарстан керәшеннәре оешмасы рәисе Иван Егоров саф Тукай телендә генә сөйләде. Бәйрәмнең төп игәнәчесе, “Ак барс” һолдингы җитәкчесе Егоров Җөри егете. 1961 елның 21 гыйнварында бу авылда дөньяга килгән, биредә Питрауны 1999 елдан бирле үткәреп килә.

"Хөрмәтле авылдашлар, туганнар, барыгызны да халкыбызның иң матур бәйрәме Питрау җыены белән котлыйм. Чәчәк белән җиләк тулы Тырлау аланы безне, карендәшләрне инде 19-нчы тапкыр сагынып, көтеп алды. Шушы дәвердә Питрау керәшеннәрнең визит картасына әверелде. Татарстанда гына түгел, Русия буена танылу алды. Борынгы бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, йолалар керәшеннәрдә күп. Алар бик тә үзенчәлекле, халкыбыз әле бай мирасны югалтмый, буыннан буынга тапшырып килә. Бүген дә матур Тырлау аланында ата-бабадан килгән, бәясе булмаган рухи байлыкларыбызны күрә аласыз. Җәй быел матур килде дип әйтик, чәчүне дә вакытында тәмамладык дип әйтик, печәннәр дә вакытында өлгерде, күкләребез аяз, терлекләребез тук, табыннарыбыз мул булсын", дип башлады үз чыгышын Егоров.

Иван Егоров үз чыгышында бәйрәмгә, Татарстаннан тыш, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе керәшеннәренең килүен әйтеп китте. Соңгылары үзләрен ногайбәкләр дип атыйлар.

Җөридәге Питрау бәйрәме
Җөридәге Питрау бәйрәме

“Чишмәлек” фольклор төркеме солисты Зоя Утешевага 68 яшь. "Безнең балалар барысы да беләләр телне. Керәшен телләребезне дә беләләр, обыйчайларыбызны да. Уважительно относиться итәләр. Өйдә дә шулай өйрәтәбез инде. Инәйләр укыган мәктәптә, но татар телендә. Без малочисленные населениегә относимся. Кирәкме туган телдә укыту? Безнең өчен барыбер, но безнең үз денебезне ташлыйсыбыз килмибез, шуңа тырышып ятабыз.

Бездә мәктәптә урыс телендә генә укыталар, минем бабай ике ел татар сыйныфында укыган

Зоя түтәй яшләребез туган телне белә дисә дә, “Керәшен чибәре” бәйгесендә катнашучы чиләбе кызы, 20 яшьлек Вероника Барышникова “мин яхшы аңлыйм, әмма җөмләләрне дөрес төзи алмыйм”, дип урысчага күчәргә мәҗбүр булды. “Бездә мәктәптә урыс телендә генә укыталар, минем бабай ике ел татар сыйныфында укыган. Яшьләрнең күпчелеге туган телне аңлый, сөйләшүчеләр аз, биштән бере генә диярлек. Араларында үзен ногайбәк түгел, урыс дип йөртүчеләр дә җитәрлек. Мин үземнең балалар туса, аларны ногайбәк теленә өйрәтер идем. Тик моның өчен бу сыйфатларга ия булучы ирне табу кирәк. Андыйлар бик аз".

Жюри
Жюри

Кызлар "Иң яхшы җырлаучы", "Иң яхшы биюче", "Иң сөйкемлесе", "Йолаларны яхшы белүче", "Иң оста чигүче", "Халыкчан костюм иясе", Иң җор телле", "Этник костюм белгече", "Иң оста пешерүче" һәм "On-line чибәре" номинацияләрендә көч сынашты. 12 кыз арасында беренче урынга һәм 50 мең сумлык бүләккә Мамадыш кызы, 18 яшьлек Алиса Исакова ия булды.

Питрау-2018 җыенының абсолют батыры исеменә хәзер Биектауда яшәүче Теләче егете Раил Нургалиев иреште.

Бәйрәм барышында халык төрле уеннарда катнашты, татар эстрадасы йолдызлары Ришат Төхфәтуллин, Венера Ганиева, Георгий Ибушев кебек җырчылар белән хозурланды, төрле бәйгеләрдә катнашты.

"Питрау-2018" керәшен мәдәнияте республика фестивале төнге сәгать бердә генә бәйрәм салюты белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG