Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли кием остасы Флера Калмурзина вафат


Флера Калмурзина
Флера Калмурзина

89 яшендә рәсем ясау һәм милли киемнәр дизайны белән шөгыльләнгән Флера Калмурзина вафат булган.

Әлеге хәбәрне Татарстан сәнгати кәсепчелеген һәм һөнәрчелеген үстерү үзәге мөдире Нури Мостафаев раслады. Калмурзинаны соңгы юлга озату мәрәсиме 16 июль, иртәнге 10да узачак.

Милли киемнәр, курчаклар остасы, рәсем белән шөгыльләнгән Флера Әнәс кызы Калмурзина 1929 елда Башкортстанда туган. Казан университетының тарих бүлеген тәмамлаган. Пенсиягә кадәр төрле мәктәпләрдә укыткан, укытучылар белемен арттыру институтында хезмәт иткән.

Калмурзина милли киемнәрнең дизайны белән шөгыльләнгән, ул халыкка милли сәнгатьне популярлаштырган. 1990 еллардан бирле төрле иҗат күргәзмәләрен оештырган.

Милли сәнгатьне үстерү юнәлешендә Флера Калмурзина соңгы көннәренә кадәр шөгыльләнгән. 2013 елда ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә үз шөгыле турында сөйләгән булган:

XS
SM
MD
LG