Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 августтан Казанда чүпне аерып җыю башлана


Чүпне аерып җыю сынау проекты Казанның Авиатөзелеш районында башланачак. Моның өчен 428 чүп савыты урнаштырылачак.

1 августтан Казанның Авиатөзелеш районында чүпне аерып җыю сынау проекты башланачак. Моның хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Авиатөзелеш районында сары һәм соры төсле 428 чүп савыты урнаштырылачак. Сары ябыштыргычлы контейнер әлеге савытка коры чүпне җыярга кирәклеген аңлатачак. Анда җыелган кәгазь, картон, пыяла, пластик кебек чүпләр яңадан эшкәртеләчәк.

Соры савытларга башка чүп җыелачак, аларны яңадан эшкәртеп булмаячак. Әлеге чүпләр күмү өчен полигонга җибәреләчәк.

Моннан тыш Казанда электр батареясы, терекөмеш лампалар, термометрлар кебек куркыныч чүпләр өчен аерым 80 экобокс урнаштырылачак. Әлеге чүпләр махсус урыныннарда эшкәртеләчәк.

XS
SM
MD
LG