Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коръән һәм Инҗил турында шаярткан блогерны шартлы рәвештә 1,5 елга хөкем иттеләр


Мәскәүнең Тушин мәхкәмәсе видеоблогер Илья Давыдовны Коръән китабы турында шаяртулы видеосы өчен шартлы рәвештә 1,5 елга хөкем итте. Хөкем карары июнь азагында гамәлгә керсә дә, аның турында бүген генә билгеле булды.

Мәхкәмә сәркатибе сүзләренчә, күбрәк Илья Мэддисон исеме белән танылган Давыдовны хөкем итү махсус тәртиптә узган, шаһитларга сорау бирү һәм дәлилләрне карау булмаган, яклау ягы да карарны шикаять итмәгән. Андый тәртип хөкем ителүче үз гаебен таныганда була.

Блогерга карата җинаять эше 2017 елның февраль аенда ачылган иде. "Коръән турында шаярту" дип исемләнгән, Youtube-та урнаштырылган видеода Давыдов Коръән китабын тотып бәдрәфкә баруын, анда бәдрәф кәгазе булмавын сөйли. Коръәнгә берни булмаса да, ул китапка пычрак оекбашны кыстыра. Видео азагында аның кулында Инҗил китабы булуы ачыклана.

Психолингвистик тикшерү видеода "Ислам һәм Христианлык диннәрен тотучыларга карата мыскыллау гамәлләре һәм сүзләре" булуын раслаган. 2017 елның апрель аенда Русия юстиция министрлыгы видеоны экстремистик материаллар исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG