Accessibility links

Тарихи очрашу: Трамп Путин белән сөйләште


Финляндия башкаласында АКШ һәм Русия президентлары очрашуы тәмамланды. Аның нәтиҗәсенә багышланган матбугат чарасы узды.

Финляндия башкаласында АКШ һәм Русия президентлары очрашуы тәмамланды. Владимир Путин белән Дональд Трамп ике сәгатьтән артык икәү генә сөйләште. Аларның сөйләшүе планлаштырылганнан ярты сәгатькә озаграк дәвам итте.

"Барыбызга билгеле: ике як мөнәсәбәтләре катлаулы чор кичерә. Ләкин шунысы билгеле: аларның объектив сәбәпләре юк. Салкын сугыш тәмамланды. Безнең барлык фикерләребез туры килми. Ләкин безгә уртак урыннарны эзләргә, тыгызрак эш итәргә кирәк", диде очрашу нәтиҗәсе турында Владимир Путин. Ул очрашудан кәнәгать булуын белдерде.

Үз ягыннан Дональд Трамп сөйләшүнең "ачык" булуын әйтте. Безнең илләр арасындагы фикер каршылыклары билгеле, без аларны хәл итү мөмкинлеген табарга тиеш. Хәтта салкын сугыш вакытында АКШ һәм Советлар берлеге диалог алып бара алды. Киеренке мөнәсәбәтләр өчен ике ил дә җаваплы.

АКШ хәзер бер адым артка ясый, Русия дә. Минемчә, без икебез дә хата ясадык. Ләкин шуңа ышанам: дүрт сәгать элек безнең мөнәсәбәтләр үзгәрде", дип белдерде АКШ президенты. Трамп бу очрашуның әле диалог башы булуын гына әйтте, сөйләшкән дүрт сәгатьне ул конструктив атады. "Алга таба еш очрашырбыз һәм, бәлки, проблемнарыбызны чишәрбез", дип әйтте ул.

Матбугат очрашуы азагында Путин Трампка Дөнья беренчелегенең футбол тубын бүләк итте һәм "туп хәзер Трамп ягында" диде.

Аерым очрашудан соң табын артында башка рәсмиләр катнашында сөйләшү дә узды. АКШ делегациясендә дәүләт сәркатибе Майк Помпео, дәүләт иминлеге киңәшчесе Джон Болтон, Ак йорт идарәсе башлыгы Джон Келли, АКШ президентының Русия һәм Европа эшләрендәге махсус киңәшчесе Фиона Һилл катнашты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG