Accessibility links

Кайнар хәбәр

19 июль Русия буйлап туган телләрне яклап урам чаралары оештырылачак


Русия халыклары демократик конгрессы оешкан беренче түгәрәк өстәл сөйләшүе, 21 май.
Русия халыклары демократик конгрессы оешкан беренче түгәрәк өстәл сөйләшүе, 21 май.

19 июль көнне Русия халыклары демократик конгрессы активистлары илнең төрле төбәкләрендә туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесенә каршы урам җыеннарын үткәрергә җыена.

Моның хакта Азатлыкка конгресс активистларының берсе, сәясәт белгече Руслан Айсин белдерде. Аның сүзләренчә, бу чара "бердәм пикет көне" дип атала. Урам чаралары Русия думасында туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесенең икенче укылышы алдыннан аңа каршылык буларак уза.

"Һәр чарада төрле шигарьләр булыр, тик төп таләбебез – милли телләрне укытуны мәгариф системында мәҗбүри калдыру. Әлеге чараларда шулай ук депутатларга "телне сату – ул илеңне, халкыңны, җаныңны сатуга тиң" дигән өндәү дә булачак", дип сөйләде Азатлыкка активист.

БУ ТЕМАГА: "Республиканың дәүләт теле мәҗбүри укытылмаса, ул дәүләт теле статусын югалта"

Урам чаралары Татарстан, Башкортстан, Якутия, Алтай, Дагыстан, Карачай-Чиркәс, Кабарда-Балкар республикаларында узар дип көтелә. Мәскәүдә дә чыгучылар булырга мөмкин, ди Айсин. "Бәлки бу чарага башка илдә яшәүче милли диаспоралар да кушылачак. Төркия, Америка, Европа илләрендә яшәүче карачайлар, кабардалар да катнашырга тели", ди ул.

Урам җыеннары шәһәрләрнең үзәгендә, мәгариф министрлыклары, парламентлар каршында, символик урыннарда узачак дип көтелә. Күбесенчә, ялгыз пикетлар оештырылачак, рөхсәт булган урыннарда зуррак җыеннар узарга мөмкин.

Русия халыклары демократик конгрессы 21 май көнне, Мәскәүдә туган телләргә багышланган түгәрәк өстәл барышында оешты. Аңа төрле милли оешмалар, активистлар, галимнәр керә.

19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карый башлады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11-е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар өлгене тулыландырырга вәгъдә итә. Туган тел уку планының мәҗбүри өлешендә калачак диелә, ләкин ул федераль дәүләт стандартларының бер генә вариантында булачак.

XS
SM
MD
LG