Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Британ парламенты Русиянең Македониядәге референдумга тәэсир ясау мөмкинлеген белдерде


Британия Русиянең Македониядә дәүләт атамасын үзгәртү турында референдумга тыкшыну мөмкинлеген белдерде. Мәскәү төбәк проблемнарын кулланып, "Балканда тынычлык һәм үсеш урнашуга комачау итәргә мөмкин" диелә.

Моның хакта британ парламентының Халыкара эшләр комитетының хисабында язылган дип хәбәр итә RT. Британ парламенты фикеренчә, Русия балкан илләренең Европа берлеге һәм НАТОга керү ихтималын юкка чыгару өчен бу референдумны үткәрүгә киртәләр салырга мөмкин.

"Македониядә референдум уздырганда Русиянең Афин белән Скопье күптән түгел ирешкән килешү ратификациясен булдырмаска тырышыру куркынычы бар", диелә документта.

RT шулай ук хисапта британ ягы референдумга Русиянең тыкшынуына юл куймауны тәэмин итәргә тиеш дип язылуын да белдерә.

Греция белән Македония арасында соңгы илнең атамасы хакында бәхәс 20 елдан артык бара. Греция күрше илнең исемен үзгәртүне таләп итә, чөнки ул Грециянең Македония төбәге исеме белән аваздаш. Македониянең исемен үзгәртү аңа Европа берлеге һәм НАТОга керү юлын ачарга мөмкин.

XS
SM
MD
LG