Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes иң күп акча алган танылган кешеләр исемлеген чыгарды


Forbes журналы дөньяда иң күп акча түләнгән 100 танылган кеше рейтингын бастырды. Анда беренче урынны боксер Флойд Мейвезер алган. Ул елына 285 миллион доллар ала.

Икенче урында еллык кереме 239 миллион булган актер Джордж Клуни тора. Исемлеккә ул Diageo британ хәмер ширкәтенең Клуниеың Casamigos ширкәтен сатып алудан соң кергән.

Өченче урында Ким Кардашьянның апасы, модель Кайли Дженнер тора. Ул елына 166,6 миллион доллар эшли.

Дүртенче урында адвокат, элекке хөкемдар Джуди Шейндлин тора ( 147 миллион доллар). Беренче бишлекне рестлер һәм актер Дуэйн Джонсон төгәлли (124 миллион доллар).

XS
SM
MD
LG