Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты улы 5 ел төрмәгә хөкем ителде


Казанның Киров районы мәхкәмәсе Казан башкарма комитеты хокукый идарәсенең элекке җитәкче урынбасары Алексей Рыбушкинны 5 ел төрмәгә хөкем итте. Прокурор аны 8 елга хөкем итәргә сораган иде.

Алексей Рыбушкин шулай ук 2 млн сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак һәм дәүләт оешмаларында 2,5 ел вазифа били алмаячак. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев белдерде.

Рыбушкин 2005 елда бәйрәм ителгән Казанның меңьеллык чараларына әзерлек вакытында уйдырма бурычларны түләтү өчен җинаять схемасы булдыруда гаепләнә. Аның белән бергә схема төзүдә тагын ике кеше катнашкан диелә.

Мәхкәмә шулай ук Казан башкарма комитеты хокукый идарәсенең торак мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Леонид Ляпахин һәм Казан башкарма комитетының юридик бүлегенең элекке җитәкчесе Альберт Мөхетдиновка да хөкем карары чыгарды. Ляпахин 3,5 ел төрмәгә һәм 800 мең сум штрафка хөкем ителде, Мөхетдинов колониядә 3 ел үткәрәчәк һәм 500 мең сум күләмендә штраф түләячәк.

Прокурор Рыбушкинны 8 ярым ел төрмәгә хөкем итүне һәм 4 млн сум штраф салуны сораган иде.

39 яшьлек Алексей Рыбушкин - Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Николай Рыбушкинның улы.

XS
SM
MD
LG