Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда парклар төзекләндерүгә 600 млн сум бүленгән


Казандагы Горький паркын төзекләндерү проекты рәсеме
Казандагы Горький паркын төзекләндерү проекты рәсеме

Татарстандагы паркларны төзекләндерү эше республика бюджетыннан финансланачак.

Татарстанның баш төзелеш идарәсе дәүләт заказлары сайтында республиканың 34 районында җәмәгать урыннарын төзекләндерү һәм үстерүгә заказ урнаштырды. Контрактның башлангыч бәясе – 602,5 млн сум. Эшләр Татарстан бюджетыннан финансланачак.

100 млн сум күләмендәге иң зур финанслау Әлмәткә аерылган, анда Зифа Балакина урамы буйлап парк мәйданчыгын булдыру планлаштырыла. Төзекләндерүдән соң биредә фонтан, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килергә тиеш.

Зәй шәһәрендә яңа пляж булдыру каралган, аңа 27 млн сум аерылган. Ул Зәй-2 микрорайонында булачак. Яңа пляж шулай ук Кама Тамагы шәһәрендә дә булачак, аның өчен 7 млн сум аерылган.

Контракт нигезендә шулай ук Алабугадагы "Иске Мәйдан" паркы, Буадагы "Яшьләр" паркы, Әгерҗедәге Карл Маркс урамы, Питрәчтәге мәчет каршындагы парк һәм хастаханә каршындагы бакча, Мамадыштагы Совет урамы бульвары, Минзәләнең Муса Җәлил урамындагы парк, Лаештагы яр буе, Әгерҗедәге Казансу елгасы яры һәм Зур урам һ.б. иҗтимагый урыннарны төзекләндерү каралган.

Дәүләт заказы аукционы 19 июль көнне узачак. Төзекләндерү эшләре 2019 елның июль ае башына кадәр тәмамланырга тиеш дип яза "БИЗНЕС Online".

XS
SM
MD
LG