Ул Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасының хокук яклаучы эшен Төньяк Кавказдан читтә карау тәкъдиме турында искә төшерде.
"Аларның мондый позициядә булуы Титиев әфәнде Чечня республикасында калган очракта аның хокуклары сакланачагына шик булуын күрсәтә", ди Миятович.
Европа шурасы комиссары Титиев хокукларын саклау, шулай ук аны ашыгыч рәвештә сак астыннан азат итү кирәклеген белдерде.
Элегрәк "Мемориал" хокук яклау оешмасы Оюб Титиев эшен карауны федераль дәрәҗәгә күчерүне таләп иткән иде.
Чечняда Грозныйның "Мемориал" башлыгы, 60 яшьлек Оюб Титиев 2018 ел башында тоткарланды. Аны наркотиклар саклауда гаеплиләр. Аның автомобилендә наркотиклы төенчек табылды дип белдерделәр. Титиевның адвокаты Петр Заикин Чечня полициясе Титиевны үз-үзенә каршы сөйләргә мәҗбүр итә, яный һәм аның туганнарының йортын юк итте дип белдерде.