Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хозур ТВ" мөселман каналы Башкортстанда күрсәтә башлый


Татарстан Диния нәзарәтенең "Хозур ТВ" телеканалы Уфа провайдерларының берсендә барлыкка килде. Канал тапшыруларын Башкортстанның өч шәһәрендә карап була: Уфа, Нефтекама, Белорецки.

"Хозур" нәшрият йорты хәбәр итүенчә, "мөселман телевидение тапшыруларын карауга 17 мең кеше кушыла".

"Хозур ТВ" мөселман телеканалы март аенда "Таттелеком" кабель челтәрендә эшли башлады. Татарстан мөфтие Камил Самигуллин канал аудиториясен "5 яшьтән 95 яшькә кадәр мөселманнар" дип билгеләде. Тапшырулар тәүлек буе урыс һәм татар телендә бара. Канал ачуга 1 миллион сум тотылган.

"Хозур ТВ" үз тапшыруларын шулай ук Huzurtv.ru сайтында күрсәтә.

XS
SM
MD
LG